Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Әтиебез Нутфуллин Шәүкәт Хәлиулла улы 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

21 апрель безнең гаиләбез өчен зур бәйрәм көне. Карга авылында яшәүче иң кадерле, иң газиз кешебез - әтиебез Нутфуллин Шәүкәт Хәлиулла улы 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Кадерле әтиебез, сөекле тормыш иптәшем, барыбызның да олы таянычы булган хөрмәтлебез! Олы юбилеең мөбарәк булсын! Гомер эчендә күпме изгелекләр эшләдең. Һәрбер эшләгән изгелегең,...

21 апрель безнең гаиләбез өчен зур бәйрәм көне. Карга авылында яшәүче иң кадерле, иң газиз кешебез - әтиебез Нутфуллин Шәүкәт Хәлиулла улы 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Кадерле әтиебез, сөекле тормыш иптәшем, барыбызның да олы таянычы булган хөрмәтлебез! Олы юбилеең мөбарәк булсын! Гомер эчендә күпме изгелекләр эшләдең. Һәрбер эшләгән изгелегең, төрле киңәшләрең, кирәк чакта ярдәм кулы сузуың, шатлык-борчуларыбызны бүлешүең, яхшылыгың үзеңә мәртәбә булып кайтсын. Гаиләбез сиңа бик рәхмәтле, син безнең күңел җылыбыз, шәфкатьлебез, игелеклебез! Исәнлек-саулык, озын гомер, җан тынычлыгы телибез сиңа. Тигезлек белән картаеп, балалар, оныклар рәхәтен күреп, картлык бәхете насыйп итеп яшәргә язсын Ходай.
Котлап сине туган көнең белән,
Ниләр теләсәк тә аз сыман.
Гомерең озын булсын, шатлык белән
Гөрләп яшә матур җәй сыман.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, кияүләрең, оныкларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев