Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезне котлыйлар

Әтиебез Вәлиев Әнвәр Салихҗан улының бүген олуг юбилее

Хөрмәтле һәм кадерле кешебез, Карга авылында гомер итүче тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтиебез Вәлиев Әнвәр Салихҗан улының 12 апрельдә олуг юбилее - 60 яшьлеге. Кеше гомере - китап. Аны язучы да, нәшер итүче дә кеше үзе. Кадерлебез, ә синең гомер китабың бик тә кызыклы, мәгънәле, яшәү өчен үзенчәлекле бер дәреслек,...

Хөрмәтле һәм кадерле кешебез, Карга авылында гомер итүче тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтиебез Вәлиев Әнвәр Салихҗан улының 12 апрельдә олуг юбилее - 60 яшьлеге.
Кеше гомере - китап. Аны язучы да, нәшер итүче дә кеше үзе. Кадерлебез, ә синең гомер китабың бик тә кызыклы, мәгънәле, яшәү өчен үзенчәлекле бер дәреслек, олы тормыш мәктәбе. Син бик зур хөрмәткә лаек кеше. Бөтен гомереңне, белем-сәләтеңне халыкка хезмәт итүгә багышладың. Кайнап торган энергияң, оештыру сәләтең, булдыклылыгың, тырышлыгың, зирәклегең зур эшләргә алынырга, кыю карарлар кабул итәргә, максатыңа ирешергә ярдәм итте. Хезмәт юлыңны гади укытучы булып башлап, үзебезнең туган Әлки төбәгендә төрле тармакларда, җаваплы постларда эшләп районда югары дәрәҗәдәге җитәкче булып үстең. Куйган хезмәтләрең халык, хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнде. Дәүләт бүләкләрең, мактау кәгазьләрең сиңа күпьеллык хезмәтләрең өчен күрсәтелгән хөрмәт билгеләре булып санала. Хөрмәтле әтиебез, дәү әтиебез! "Уңганның - ике кулы да уң була",-диләр халыкта. Синең дә сөйләсәң сүзеңнән, эшләсәң кулыңнан килә. Син үз сүзендә нык тора белгән ышанычлы ир-егет, кайгыртучан гаилә башлыгы, иң яхшы, мәрхәмәтле әти һәм дәү әти дә. Пар канат булып, әниебез Мәдинә белән бергә тату тормыш итеп, өч кызыгызга гомер бирдегез, укыттыгыз, тормышта үз урыныбызны табарга булыштыгыз. Инде оныкларыгыз куанычына сөенеп яшисез.
Кадерле, яраткан әтиебез! Сине якты һәм истәлекле бәйрәмең - 60 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Узылган гомерең нәтиҗәле, алдагы көннәрең дә гел шатлык, куанычлар белән генә үтсен. Сәламәт булып, без балаларың һәм оныкларың игелеген күреп, әниебез белән тигез картаеп, тыныч тормышта, муллыкта куанып яшәргә язсын. Гаиләң, якыннарың, дусларың сиңа терәк булсын. Һәрчак шулай игелекле, миһербанлы, рәхимле булып, борчусыз яшә. Саулыгың нык, гомерең озын, гаиләбез һәрчак бүгенгедәй тату һәм бәхетле, җаваплы хезмәтеңдә уңышлар юлдаш булсын. Син бит безнең терәгебез, таянычыбыз, горурлыгыбыз! Мең-мең яшә, кадерлебез!
Олы ихтирам һәм күңел түреннән чыккан изге теләкләр белән әниебез, кызларың, киявең, оныкларың. Безнең теләкләргә кода-кодагыйларың да кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев