Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең белән горурланабыз!

2 нче ноябрьдә Түбән Әлморза егете Евгений Челноков белән хушлаштык

2 нче ноябрьнең яңгырлы иртәсендә тагын бер райондашыбыз белән хушлаштык.

 

Евгений Челноков  – Түбән Әлморза егете. Ул 1990 елның 8 сентябрендә туган.  Юхмачы урта мәктәбендә төп гомуми белем алган, 2008 елда СПТУ тәмамлаган. Бер ел армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, юл төзелешендә, аннан  “Кызыл Шәрык” җәмгыятендә эшләгән. Соңрак ел ярым кырыс табигатьле Себер якларына да йөреп эшләп алган. Өйләнергә дә өлгермәгән егет 2023 елның февраль аенда үз теләге белән МХО барган җирләргә китеп, "Вагнер" шәхси хәрби компаниясенә барып кушыла. Батырлыгы белән аерылып торган Евгений Николаевич бик кыска вакыт эчендә Бахмут шәһәре өчен барган сугышларда катнашканы, Бахмут шәһәрен азат итү өчен медальләре, хәрби хәрәкәтләр чорында катлаулы бурычларны үтәгән өчен Кара тәре медале белән бүләкләнгән. Ләкин курку белмәс райондашыбыз  май аенда бик каты яралана. Санкт –Петербург госпиталендә бер  елга якын дәваланганнан соң, 2024 елның апрелендә аны Казанга кайтаралар. Умыртка баганасы бик нык зарарланган, хәрәкәтсез калган егетнең хәле өметле булмый. Шунлыктан Евгений өенә озатыла. Ярты ел дәвамында әнисе, туганнары аның яныннан китми дә. Ләкин, тормыш кануннары кырыс, аларга каршы торып бетеп булмый. 1 ноябрьдә егет күзләрен мәңгелеккә йома. 

Әлеге мәгълүматларны безгә аның авылдашы – Евгенийны яхшы белгән Вадим Тарасов сөйләде. Ул да, Юхмачы урта мәктәбендә физик тәрбия укытучысы булып эшләгән Фәрхад Корбанбаев та егетнең бары тик яхшы якларын гына хәтерли. Алар икесе дә, беренче чиратта, аның беркемгә каршы сүз әйтмәс, конфликтка кермәс, тыныч, әйбәт холыклы гади авыл егете булуына басым ясадылар. 
Евгений Челноковны соңгы юлга озатуда район башлыгы Александр Никошин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары  Мария Платонова  катнашты.

Александр Федоровичның Юхмачы һәм Түбән Әлморза халкына мөрәҗәгать итеп:

–    Без бүген тиңдәшсез батырлыклары өчен берничә тапкыр медальләр белән бүләкләнгән герой белән хушлашабыз. Шундый батыр якташларыбызның  яшьли арабыздан китүе бик кызганыч. Әнисенең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашып, мин шуны  әйтә алам: герой булып яшәгән, көрәшкән һәм һәлак булган егетебезне без беркайчан да онытмаячакбыз. Бу Героебызның исемен киләчәктә авыл урамнары, мәктәп исемнәре мәңгеләштерер, - дигән сүзләре дан җыры булып яңгырады. 

34 яшьлек Евгений Челноков Юхмачы авылы зиратына җирләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев