Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең белән горурланабыз!

Александр Никошин вакытлыча ялга кайткан солдатлар белән очрашты

Район башлыгы өлешчә мобилизациягә эләккән, килешү белән хезмәт итүче сугышчы әлкилеләр белән даими очраша.


11 гыйнварда да Александр Никошин вакытлыча ялга кайткан  солдатлар белән очрашты. Илгизәр Катеев, Александр Фурасев һәм Андрон кушаматлы сугышчы хезмәтләре турында сөйләделәр, бар кирәк-ярак белән дә тәэмин ителеш яхшы дәрәҗәдә булуын әйттеләр. Илгизәр Катеев: “Без окоп шәмнәре һәм яшеренү челтәрләренә ихтыяҗ кичермибез”, – диде. Ә менә Александр Фурасев, киресенчә, әлеге шәмнәрнең, күренмәскә ярдәм итүче япмаларның алар хезмәт иткән җиргә җитешмәве турында сөйләде. 

Александр Федорович мобилизацияләнүчеләрнең проблемаларын хәл итү, аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча районда нинди эшләр башкарылуын әйтеп узды. Ул шулай ук сугышчылардан алгы сызыкта, шәхсән аларның гаиләләренә нинди ярдәм кирәк булуын сорашты. Андрон кушаматлы хәрбинең хатыны: “Торак шартларын яхшыртуда ярдәм итә алмассызмы?” – дип сорады.  Район башлыгы: “Хәрби хезмәтне үтүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү – муниципалитетның беренчел бурычы”, – диде. 

Очрашу ахырында район башлыгы һәр хәрбигә дә рәхмәтен әйтте, Җиңү белән өйләренә әйләнеп кайтуларын теләде. Аларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

2

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев