Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең белән горурланабыз!

Әлки районы укучылары Россия Герое Раил Габдрахманов белән очраштылар

Базарлы Матак мәктәбенең югары сыйныф укучылары бөтен илгә каһарманлык кылуда танылган Россия Герое – якташыбыз Раил Габдрахманов белән чираттагы тапкыр очрашты.

 
 

Габдрахманов

Мәктәп директоры Луиза Абдрахманова, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова, укытучылар батырлыклар кылган хәрбинең үзен күреп сөйләшүнең укучыларны ватанпәрвәрлек рухында, шул ук вакытта кешелекле итеп тәрбияләүдә бик мөһим булуын ассызыкладылар. Луиза Заһидулловна: “Шундый укучыбыз булуы белән чын күңелемнән горурланам... Аңа безнең мәктәп белән бәйле бар нәрсә дә кызыклы. Бусагадан атлап керүгә: “Нинди матур ремонт. Диварларыгызның төсе җәлеп итәрлек”, – дип, бүген дә фикерен шундук белдерде. Югыйсә ул соңгы елда күпме куркыныч хәлләр, кан, үлем күргән кеше”,  – диде һәм: “Алга таба да матурлыкны күрегез, әйләнә-тирәгә битараф калмагыз, шундый йомшак күңелле, мәрхәмәтле булыгыз”,  – дип, теләкләрен ирештерде. Һәм, чыннан да, укучылар биргән сорауларына җавапларында Раил Наил улының илен фидакарьләрчә яратуы да, шул ук вакытта аның гади һәм олы йөрәкле булуы күренде. Мәктәптә Россия Герое Раил Габдрахманов белән барган әңгәмәнең бер өлешен сезгә түбәндә сорау-җавап рәвешендә тәкъдим итәбез.  
 

Габдрахманов –    Тормышыгызда Сез кем яисә нәрсә белән горурланасыз?

–    Әти-әнием белән горурланам. Алар чын күңелдән яхшылык теләп, тормышта юнәлеш күрсәтүчеләр,  киңәшләре белән ярдәм итүчеләр, аякка бастыручылар. Тәрбиядә зур өлеш кертүчеләр – укытучыларым. Якыннарым, дусларым... Һәркемнең үз каһарманы. Аны кеше үзенә-үзе билгели. Шуннан чыгып, аның тормыш тарихы языла. Сезгә мин яхшы кешеләрне үрнәк итеп алуыгызны телим. 

Габдрахманов

–    Герой ул нинди?

–    Мин сезнең кебек гади кеше. Шулай ук мәктәптә укыдым, спортны яраттым, ярышларда катнаштым... Хәзер исә элеккегечә миңа йөкләнгән бурычларны үтим. Бары тик сезнең игътибар гына артты. Шул мохиттә буталмаска, тәкәбберләнмәскә, кеше булып калырга гына кирәк.  

Габдрахманов

–    Бүгенге көн каһарманы нинди булырга тиеш?

–    Без һәрберебез “Ватан”, “бурыч” дигән төшенчәләрне белеп үсәргә тиеш. “Намус” дигән бик зур сүз дә бар. Кемнәндер кача аласың, әмма үзеңне алдый алмыйсың. Батырлыкны исә гади тормышта да кылып була. Мәсәлән, бер балага эт йөгереп килүен күрәсең. Кемдер читтән карап тора, икенче телефонын алып төшерә башлый, ә башка берәү таяк алып, этне куып җибәрәчәк...

Габдрахманов

–    Нәрсәне кичерә алмыйсыз?

–    Билгеле, ялганны. Кайчакта кешегә булган  ачу күңелдә калмый, әмма аңа син башка ышана да алмыйсың. Ә бүгенге шартларда, махсус операция алып барылган урыннарда ялганны, хыянәтне кичерү мөмкин түгел. 

–    Мәктәптә укыганда нинди спорт төре белән шөгыльләндегез?

–    Шәһәр балалары бер түгәрәкне сайлыйлар да шуның буенча китәләр. Авыл баласы әле берсенә, әле икенчесенә бара, туп та тибә, волейбол да уйный. Мин дә шулай үстем. Сез дә спортны яратыгыз, көчле, нык булу тормышта бик кирәк ул. Хәзер район көннән-көн яхшы якка үзгәрә, мөмкинлекләр арта бара. Элек булмаган бассейн да бар. Боларның барысыннан да файдаланыгыз, сәламәт тормышны үз итегез. 

 

Габдрахманов

–    Туган көнегезне ничек үткәрәсез?

–    Бу синең кайда, нинди шартларда булуыңа бәйле. Быел махсус хәрби операция зонасында булганда, туган көнемне билгеләп үтә алдым. Без биш катлы йортның подвал бинасында идек. Башта киңәшмә булды, аннары иптәшләрем мине туган көн белән котладылар. Онытмаганнар, рәхмәт. Ул көнне көчле яңгыр яуды. Ә андый вакытта, гадәттә, зур һөҗүмнәр булмый. Шуңа без дә кыска вакытлы ял оештыра алдык. 

–     Махсус хәрби операция алып барылган урында бүгенге көндә хәл ничегрәк?

–    Ныклы саклануны булдырдык. Хәрбиләр хәзер барысы үз вазифаларын яхшы белә. Алгы позициядән дә чыгып, ял итеп алырга мөмкинлек була. Бу урыннардан ераграк районнарга якыннары да килеп, солдатлар хәлен белеп китә ала. Ярдәмне тапшырырга була. Кирәк-ярак даими җибәрелеп тора. Бу эштә катнашучыларга без рәхмәтле. Хатларыгыз да килеп җитә. Чын күңелдән язылган берничә хатны үзем дә саклыйм. Барысы да җайлангач, аларны язучылар белән күрешергә уйлыйм. 

–    Алга таба ниятләрегез нинди? Белгәнебезчә, Сез Россия Кораллы көчләренең Хәрби академиясенә укырга кергәнсез?

–    Иртәгә нәрсә буласын кистереп әйтә алмыйм. Хәрби академиягә укырга керүем хак. Әмма мин әлегә үземне махсус хәрби операция алып барылган урында кирәгрәк, дип саныйм. Хәзер мин вакытлы ялда. Ул төгәлләнгәч, иптәшләрем янына барырга уйлыйм. Тынычлык урнашкач, укуны дәвам итәргә дә була...

 

Россия Федерациясе Хәрби көчләрендә килешү буенча хезмәт итү, ташламалар һәм түләүләр турында heroestatarstan.ru сайтыннан тулырак укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев