Әлкилеләр өлешчә мобилизация чорында хәрби хезмәткә чакырылган Әмир Нотфуллинны соңгы юлга озатты
7 ноябрь иртәсендә “Дан аллеясы” каршында мәтәи митингы үтте. 1978 елда туган, өлешчә мобилизация чорында хәрби хезмәткә чакырылган Әмир Марат улы Нотфуллинны соңгы юлга озаттык.
Әмир Марат улы 1998-2000 елларда хәрби хезмәт юлы үтеп, зур чыныгу алган егет. Аңа өлешчә мобилизация чорында янә хәрби бурыч үтәргә туры киләсен белгәч тә, ул югалып калмый. Әнисе – Роза һәм әтисе Маратны да үзе өчен борчылмаска күндереп ерак юлга әзерләнә башлый.
Әмир Нотфуллин Луганск һәм Донецк Халык Республикаларында яшәүчеләрнең тынычлыгын яклап, хезмәт иткәндә күбрәк алгы сызыкта булырга туры килә. “Әлки хәбәрләре” журналисты алар гаиләсендә булганда да әти-әнисе: “Әмир әле алгы сызыкта, безнең белән бик элемтәгә керә алмый”, – дигәннәр иде. Ул көннәрдә Роза белән Марат күбрәк сугышта булган икенче уллары – Радик Нотфуллин өчен борчылып яшәделәр. Радикның фронтта каты җәрәхәтләр алып, Мәскәү госпитальләрендә дәваланган чагы иде.
Инде бу өйгә тагын да хәтәррәк хәбәр килгән: 2024 елның 28 октябрендә Украина милләтчеләре белән каты сугышла р барганда Әмир Нотфуллин батырларча һәлак булган.
...Мәтәм митингында Әмирнең әти-әнисе, район башлыгы Александр Никошин, Казаннан вәкилләр, күп санлы әлкилеләр катнашты. Шулай ук кайгылы митингта “Яшь гвардиячеләр”, “Алдынгылар хәрәкәте” егетләре-кызлары махсус киемнәрдән тезелеп басканнар иде.
Район башлыгы Александр Никошин сүз алып:
– Бүген безнең өчен бик авыр көн – Әлки районының батыр егетен Әмир Марат улын соңгы юлга озатабыз. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән Әмирннең әти-әнисе Роза һәм Марат Нотфуллиннарның, аларның туганнары, якыннарының авыр хәсрәтләрен уртаклашам. Әмир хәрби бурычына тугры калып, Ватаны учен соңгы сулышына кадәр хезмәт итте. Аның батырлык үрнәге безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр, – диде район җитәкчесе һәм Әмирне искә алып, бер минутлык тынлык игълан итте.
Митингта республика җитәкчесе исеменнән “Россельхознадзор”ның Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Таҗетдинов сүз алды:
– Әмирнең туганнары, якыннарының республика җитәкчелеге исеменнән олы кайгыларыгызны уртаклашам. Бу солдат чын батыр егет, безнең уртак җиңү өчен гомерен дә кызганмады. Аның турында хатирәләр мәңге яшәр. Әмирнең урыны җәннәттә булсын, – диде ул.
Әмирнең әтисе Марат Нотфуллин бу минутларда нәрсәләр кичергәнне үзе генә белә. Аңа сүз бирелгәч тә:
– Улым Әмир яхшы тәрбия алып үсте, батырлык үрнәге күрсәтеп якты дөнҗядан китте. Олы хәрби юлга озатырга килгәнегез өчен зур рәхмәт, – дип кыска гына сүзен тотты.
Почетлы каравыл озатуында Әмир Нотфуллин табуты Базарлы Матак зиратына юл алды.
Озатырга килүчеләр арасында Әмирне һәрчак якты күңелле егет буларак искә алдылар.
Рәшит Дәүләтшин: “Без аның белән берничә ай элек кыска вакытлы ялга кайткач очраштык. Бик ачык, ягымлы егет иде. Синең исән-имин әйләнеп кайтуың учен, догалар кылып торырбыз дигән идем.
Рөстәм Сафин: “Мин дә Әмир белән ул чакта очраштым. Якты күңелле, аралашучан егет булып күңелдә калды”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев