Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең белән горурланабыз!

Батырларча һәлак булган әлкиле Нәбиев Радикны соңгы юлга озаттылар

Авылны шәһәрдән аерып торучы иң зур билгеләреннән берсе – кешеләр арасындагы мөнәсәбәттер. Авыл халкы шатлыкта да, кайгыда да бергә: берсенә дә битараф түгел.


Менә бүген дә Иске Салман авылының яше-карты, бала-чагасы – аякта булган һәммәсе бергә мәктәп алдына кайгы бүлешергә – 2024 елның 5 августында МХО дә сугышчан хәрби бурычын үтәгәндә, батырларча һәлак булган Нәбиев Радик Рөстәм улын соңгы юлга озатырга җыелды. 

Әйе, 14 октябрьнең кояшлы матур көзге иртәсендә бу җир туфрагы тагын бер улын  үз куенына алды.
Радик Нәбиев 1986 елның 29 сентябрендә туган. Балачагы Иске Салманда – дәү әни, дәү әтисе кочагында үткән. Зур үскәч тә, каникулларга, җәйге ялларга еш кайткан ул, шунлыктан аны авыл кызлары, егетләре яхшы белә. Авыл җирлеге башлыгы Ирина Ферапонтова сүзләренә караганда, кызлар аны шаян-шук, һәрвакыт көләч, тупас сүз дә әйтә белми торган эчкерсез яхшы дус итеп хәтерлиләр. 

Тамак төбенә укмашкан төенен көчкә йотып, әтисе  Рөстәм Рәис улы да:

– Мин улымны бары тик яхшы яктан гына беләм, – дигән җөмләне генә әйтә алды.

Матәм митингында ТРсы буенча Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Таҗетдинов та катнашты. Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, җөмһүриятебез җитәкчелеге һәм шәхсән үз исеменнән Радикның әти-әнисенең, якыннарының авыр кайгысын уртаклашты. Герой турындагы якты хатирәләрнең аны белгән һәркем күңелендә мәңге сакланачагын искәртте. 

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары  Мария Платонова үз чыгышында:

–     Бернинди юату сүзләре дә бүген Радикның әти-әнисенең, туганнарының югалту кайгысын, газапларын киметә алмый. Радик Нәбиев илгә биргән антына тугры калды, безнең тынычлыгыбыз сагында үз гомерен дә кызганмады. Мәңгелек дан аңа, урыны җәннәттә булсын! –диде күз яшьләре аша.

Әйе, улының фотосурәтен кочаклап: “Кайтам, дидең бит син, балам!” –дип өзгәләнгән ананың йөрәк әрнүен беркем җиңеләйтә дә, бүлешә дә алмый. 

Башына төшкәннәргә сабырлык бирсен дә, күрмәгәнгә күрергә язмасын, Раббым!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев