Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең белән горурланабыз!

Базарлы Матакта яшәүче Красильниковлар гаиләсеннән әтиле-уллы махсус хәрби операциядә катнаша

Базарлы Матакта яшәүче Красильниковлар гаиләсеннән ике ир-ат – әтиле-уллы Владимир Николаевич һәм Антон Владимирович махсус хәрби операциядә катнаша.

Гадәттә, сугышчыларның ялга кайтуы турындагы хәбәр авылга шундук тарала, редакциягә дә килеп ирешә. Әмма бу юлы без бераз соңгарак калдык: шалтыраткан көнебездә гаиләдәге бердәнбер хатын-кыз Вера Васильевна әлегә сөйләшә алмавы, якыннарын хәрби хәрәкәтләр барган урынга озатуы белән мәшгуль икәнлеген әйтте. 

Антон өлешчә мобилизациягә эләгеп, 2022 елның 28 октябреннән бирле хезмәт итә. Ә Владимир Николаевич Ватанны якларга үзе теләк белдергән: яу кырына улы артыннан ул 2023 елның 3 октябрендә киткән. Үзенең мондый кыю адымын исә якыннарына: “Улым сугышта булып, ничек тыныч кына өйдә утырыйм”, – дип  аңлаткан. 

Вакытлыча ялга әтиле-уллы ике сугышчы бер вакытта – май ахырында кайтканнар. Икесе ике якта хезмәт итеп, күрешә алмаганга, ялны бергә алу турында килешкәннәр, күрәсең. Чөнки Антонга ял өченче тапкыр бирелсә, гаилә башлыгының өйдән чыгып киткәннән соң, якыннарын беренче тапкыр гына күрүе икән. 

Без исә: “Сугышчыларның кәефләре ничегрәк? Нәрсәгә ихтыяҗлары бар? Гуманитар ярдәмне алалармы?” – дип, Вера Васильевнадан гына сораша алдык. 

–     Антон – разведчик. Владимир – бензовозда ягулык ташый. Алар икесе дә эчтәрәк, чиктән ераграк хезмәт итә. Шулай да биредән озатылганнан кайбер кирәк-яракның алар кулына да барып ирешүен әйттеләр. Ирем яшеренү челтәрләрен йөк машинасын каплау өчен аеруча кирәклеге турында сөйләде, – ди ханым. 
 

Вера Васильевна район җитәкчелегеннән үзенә дә игътибар булуы, ярдәм кирәкмиме дип сорашып торулары турында әйтте. Мунча өчен ике тапкыр утын да китергәннәр. Антонның 4 яшьлек улы Лев та балалар бакчасына бушлай йөри икән. 

Антон намуслы хезмәте өчен “Махсус хәрби операциядә катнашучы”, “Хәрби разведкада хезмәт иткәне өчен” медальләре белән бүләкләнгән. Ирләр өйне, якыннарын сагынсалар да, тынычлык урнашканчы хезмәт итәчәкләрен аңлыйлар һәм моңа әзерләр икән. “Ирем Владимир ялга кайткач та килешү төзеп китүенә үкенмәвен әйтте. Җиңүгә ирешкәнче, без хәрби бурычыбызны үтәрбез, диде”, – ди әңгәмәдәшебез.

Бүгенге көндә килешү белән махсус хәрби операциягә китү хәзер тагын да отышлырак. Татарстанда бер тапкыр 1 миллион сумга кадәр акча күчерелә, ә хәрбиләргә ай саен 210 000 сумнан башлап хезмәт хакы түләнә. Өстәмә түләүләрне исә 2024 елның июнь-июль аенда алырга мөмкин. Бу хакта тулырак: 8(800) 222-59-00 телефонына шалтырату юлы белән белешә аласыз. Килешү буенча РФның Хәрби көчләрендә хезмәт, премияләр, ташламалар һәм түләүләр хакында heroes-tatarstan.ru сайтында да җентекләп язылган. Шулай ук 117 телефон номеры белән шалтыратканда да бу хакта аңлатачаклар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев