Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Сезнең белән горурланабыз!

Базарлы Матакта махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлегенә мемориаль такталар ачылды

Мемориаль тактаның беренчесе Рафаэль Амерянның әнисе Сания Марс кызы яши торган йортка куелган иде. Район башлыгы Александр Никошин Сания ханымның улын югалту кайгысын тагын бер кат уртаклашты: “Бездән нинди дә булса ярдәм кирәксә, теләсә кайчан шалтыратыгыз”, – диде ул герой анага.


Икенче шундый мемориаль такта Туйбикә Сыраева өенә беркетелгән иде. Ни кызганыч, бу аның өендә икенче шундый истәлек тактасы инде. Донецк һәм Луганск өлкәләрендә яшәүче халыкның тынычлыгын саклап хезмәт иткәндә, Ринат Сыраев вафат булган иде. Аның энекәше Рифатка да, махсус хәрби операциядә катнашканда, батырларча һәлак булырга язган икән.
Александр Никошин, ике улын югалткан Туйбикә Сыраеваның тирән җәрәхәтләренә бик кагылмыйча гына, сәламәтлеге белән кызыксынды, кирәк булганда, теләсә нинди сорау белән  турыдан-туры  үзенә  мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.
Вахитов урамында яшәгән Рөстәм Шәйхетдинов 10 сентябрьдә вафат булган иде. Ул яшәгән өйдә мемориаль такта ачуда аның хатыны Гөлкәй Риф кызы катнашты. 

Александр Никошин Гөлкәй ханымнан иренең каберенә таш куйдыру мәсьәләсе белән дә кызыксынды. 
Базарлы Матакта туып-үскән Илнур Гатауллин быел 19 гыйнварда батырларча һәлак булган иде.  Илнурның әнисе Халидә ханым өчен бүгенге көн истәлекле дә, авыр да булды. Ул күз яшьләрен тыя алмыйча:

–    Илнур бик акыллы малай иде. Аның истәлеген мәңгеләштергәнегез өчен зур рәхмәт,– дип район җитәкчелегенә рәхмәтләр укыды.

Тагын бер мемориаль такта Сәйфуллин урамында ачылды. Салават Сәгутдинов 2024 елның 21 июнендә вафат булган иде. Салаватның әнисе Илсия ханым улы истәлегенә мәрмәр такта куючыларга рәхмәтләр белдерде. Александр Никошин аңа да, кирәк булганда, ярдәмнәр күрсәтеләчәгенә ышандырды.

Батыр егетләребез истәлегенә мемориаль такталар ачу тантанасында аларның әниләренә, хатыннарына “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Әлки җирле бүлеге исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Егетләребез исемнәрен мәрмәр такталарга уеп яздыру кебек изге эшне Базарлы Матак башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фәттахов оештырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев