Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең белән горурланабыз!

Демидовка авылында Туров Иван Дмитриевич хөрмәтенә истәлек тактасы куелды

6 июньдә Демидовка авылында махсус хәрби операциядә катнашканда батырларча һәлак булган Туров Иван Дмитриевич хөрмәтенә истәлек тактасы куелды.

Истәлек тактасы Иван Туров туып-үскән йортка беркетелде.

Аны ачу тантанасына Демидовка авылының олысы-кечесе җыелган иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова киләчәктә батырларча һәлак булган якташларыбызның исемен мәңгеләштерү, алар үрнәгендә яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү эшләре алып барылыр, дип ышандырды. 

Әлеге чарада Иванның әти-әнисе Дмитрий Александрович һәм Надежда Николаевна Туровлар да катнаштылар.

–    Мин безгә килгән хәсрәтне беркемгә дә күрергә язмасын дип телим. Гаиләләр имин, күгебез аяз булсын иде. Улыбыз Иванны хөрмәтләп истәлек тактасы ачучыларга, бу чарага килгән авылдашларга олуг рәхмәтләремне җиткерәм, – диде Надежда Николаевна.

Сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучыларның район оешмасы җитәкчесе Рөстәм Шәйхетдинов әйтүенә караганда, махсус хәрби операрациядә  катнашканда  гомерләре өзелгән егетләрнең өйләренә  шундый истәлек такталары куелачак. Бу изге гамәл өчен район җитәкчелеге матди ярдәм күрсәткән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев