Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең белән горурланабыз!

Якташыбыз Руслан Шәйхетдинов хөрмәтенә баннер урнаштырылган

Чистай шәһәрендә махсус хәрби операциядә зур батырлык кылган Руслан Шәйхетдинов хөрмәтенә баннер куелган.

Хәрби кием кигән якташыбыз фотосурәте һәм хәрби хәрби хәрәкәтләр барган урында кылган батырлыгы төшерелгән плакат шәһәрлеләргә ерактан ук күренә.

Баннер Чистай электр челтәре предприятиесе каршысында урнаштырылган. Әлеге урын юкка сайланмаган: Руслан Ринат улы өлешчә мобилизация кысасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашу өчен алынганчы, бу “Челтәр компаниясе” җәмгыятенең Әлки районындагы филиалы җитәкчесе булып эшләде. 

Рота командиры урынбасары, өлкән лейтенант Руслан Шәйхетднинов хөрмәтенә куелган баннерга “Безнең заман каһарманы” дип язылган. Ул моңа лаек та: Руслан Шәйхетдинов, дошманның артиллерия коралы белән һөҗүм итүенә карамастан, утка тотуны һәм позицияләрне даими алмаштыруны дөрес итеп билгели алган. Нәтиҗәдә, дошманның 11 һөҗүме кире кагылган, ул күп югалтуларга дучар булган. 
Өлкән лейтенантның батырлыгы һәм белеп җитәкчелек итүе Россия мотоукчыларының бистәне саклап калуына һәм дошманның чигенүенә китергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев