Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең белән горурланабыз!

Иске Әнҗерә халкы авылдашлары Рәфис Гыйззәтуллин белән хушлашты

24 июнь иртәсендә Иске Әнҗерә халкы шунда туып үскән Рәфис Фәнис улы Гыйззәтуллин белән хушлашты.

Рәфис Гыйззәтуллин 1981 елның елның 20 февралендә туган. Ул 2023 елның декабрь аенда үз теләге белән контракт нигезендә хәрби хезмәткә киткән. Якташыбыз быелның 14 апрелендә Ватаныбыз иреге, халкыбыз тынычлыгы өчен көрәштә батырларча һәлак була.

Рәфис Фәнис улын соңгы юлга югары хәрби дәрәҗә күрсәтеп озаттылар. Иске Әнҗерә мәдәният йорты каршында, Бөек Ватан сугышына киткән авылдашлар хөрмәтенә куелган һәйкәл алдында батыр, кыю якташыбызны соңгы юлга озату буенча матәм митингы узды. 
Район башлыгы Александр Никошин, батыр якташыбыз белән хушлашырга килгән  күпсанлы халыкка мөрәҗәгать итеп:

–    Без бүген Әлки җиренең асыл улы, кыю егете Рәфис Фәнис улын хөрмәт  күрсәтеп соңгы юлга озатырга җыелдык. Ул махсус хәрби операция барышында батырлык үрнәге күрсәтеп  һәлак булды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика хөкүмәте һәм барлык әлкилеләр исеменнән  Рәфиснең туганнарының, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашам. Без сезнең белән хәсрәт кичерәбез, батыр солдатның рухы алдында башыбызны иябез. Ул Ватан каршында биргән антына тугры калып, халкыбызның тыныч киләчәге  өчен гомерен бирде, – диде һәм Рәфис Фәнис улы Гыйззәтуллинга бирелгән Батырлык ордены аның якын туганнары Венера Хәйретдиновага һәм Айсылу Стрюковага тапшырды.

Митингта батырларча һәлак булган солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар. 

“Россельхознадзор”ның Татарстан идарәсе вәкиле Артур Заһидуллин да махсус хәрби операциягә халкыбыз тынычлыгын яклап киткән, соңгы тамчы канына чаклы Украина милләтчеләренә каршы көрәштә батырлык үрнәге күрсәтеп көрәшкән Рәфис Гыйззәтуллин һәлак булуы уңаеннан олы хәсрәт кичерүен белдерде. 

Матәм митингында Борискино авыл җирлеге башлыгы Галина Самарина һәм мәрхүмнең туганы Сания Әхмәтшина чыгыш ясадылар.

Рәфис Гыйззәтуллин Иске Әнҗерә мәктәбендә белем алган. Укытучы Кәфия Сәлахова аны болай дип искә алды:

–    Мин Рәфиснең сыйныф җитәкчесе идем. Ул мәктәптә тырышып укыды. Бик оста итеп рәсем ясый иде. Шуңа да стена газеталары чыгарганда ул бизәлешен эшләрен яратып башкарды. Рәфис бик тыңлый торган укучы, ярдәмчел кеше иде. Ул авыл халкына  да күп булышты.  Урыннары җәннәт түрләрендә булсын иде.

Митингтан соң Илнур хәзрәт Гаязов дини йолаларны үтәп мәрхүмгә җеназа намазы укыды, ясин чыкты.
Рәфис Гыйззәтуллин Иске Әнҗерә зиратында әнисе белән янәшә җирләнде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев