Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Сезнең белән горурланабыз!

Югары Кәчи авылында Сергей Викторович белән мәңгегә саубуллаштылар

Урамнан яз атлый. Күңелдә яхшы үзгәрешләргә ымсындырып, көннән-көн кояш турырак карый.

Кызганыч, әмма бүгенге ил иминлеге өчен хәрби бәрелешләр алып барылган көннәрдә, табигать яшәргән шундый матур мәлдә дә, күңелдәге өмет чаткысын сүндереп, кайгылы хәбәрләр килә. 24 мартта Югары Кәчи авылында яшәүче ана – Валентина Толстова күп вакыт хәбәрсез югалган дип саналган батыр солдат улы –  Сергей Викторович белән мәңгегә саубуллашырга мәҗбүр булды. 

Сергей Толстов 2022 елның 28 октябрендә өлешчә мобилизация кысасында махсус хәрби операциягә озатыла. Ул анда укчы буларак билгеләнә. Чөнки армия хезмәтен дә ул нәкъ менә шул вазифада үтеп, ефрейтор дәрәҗәсен ала. Ир-егет фронтта да намус белән хезмәт итә. Куелган бурычларны зур кыюлык күрсәтеп үти.  2024 елның гыйнварында ул һөҗүмчеләр төркеменә билгеләнә. Әлеге төркем 2 февральдә хәрби биремгә җибәрелә. 4 февральдә алар ут эчендә кала, солдатлар яшеренгән блиндажга дошман танкы һөҗүм итә. Тирә-якта туплар гөрселдәгән, ялкын чолгап алган мәхшәрдә Сергей юк була... Гәүдәсе табылмаган солдат хәбәрсез югалучылар исемлегендә теркәлә... 

Каһарман сугышчының исеме солдатлар батырлыгы бәян ителгән “Безнең заман геройлары” китабына да кертелә. Анда кыю Сергейга багышланган язмада мондый сүзләр бар: “Хезмәттәшләре аны тугры дус булганы һәм йомшак күңеле өчен хөрмәт итә. Күпләр аңа “Добрый” дип эндәшә. Кирәк икән, Сергей иңнәргә канатлар куярлык хуплау сүзләре таба белә...”

Узган елның кыш салкынында югалган солдат калдыклары быелның язында туган авылы зиратына, хәрби дәрәҗә күрсәтелеп, алып кайтып җирләнде. Һәркемгә соңгы тапкыр хушлашу мөмкинлеге биргән матәм митингы авыл мәдәният йорты каршында узды. Солдатның якыннары, ир-егетне бары яхшы яктан белгән авылдашлары алдында кайгы уртаклашу сүзләрен район башлыгы Александр Никошин, Татарстан авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Айрат Таҗетдинов, авыл җирлеге башлыгы – үзе дә егетнең туганы булган Михаил Елифанов, солдатның хезмәттәше Артем җиткерде. “Син – Герой, исемең онытылмас”, – дип кабатлады алар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев