Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең белән горурланабыз!

Карга авылында туып үскән Рәмис Галиуллин “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнде

Якташыбыз – Карга авылында туып үскән Рәмис Галиуллин күптән түгел “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнде.


Ул бүгенге көндә дә махсус операция барган урында илебезне яклый. Әлеге медаль, белгәнебезчә, зур батырлыклар кылган өчен яу кырында ук тапшырыла. Без шундый кыю егетне тәрбияләгән ана – Миңнегөл Галиуллина белән сөйләшеп кайттык.

Мәктәпнең иң оста биючесе

Миңнегөл Талип кызы Карга мәктәбендә җыештыручы булып эшли. Аны эзләп бирегә килгәч, безне бу белем йортының директоры Гөлнара Шәйхетдинова каршы алды. 


–    Мәктәбебезне тәмамлаган хәрбиләрнең фотосурәтләре махсус стендка эленгән. Анда махсус хәрби операциядә катнашучы ике ир-егетебез дә бар. Шуларның берсе – Рәмис Фәнис улы. Без әлеге элеккеге укучыларыбыз белән горурланабыз, аларны мәктәп балаларына үрнәк итеп сөйлибез. Рәмисне үзем дә яхшы беләм. Ул укыганда, мин тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләдем. Балалар белән ел дәвамында төрле чараларга, бәйрәмнәргә әзерләндек. Рәмис – мәктәпнең иң оста биючесе иде. Җип-җиңел, очып тора, аның аяклары үзеннән-үзе бии. Укытучылары Нәсыйх Зәйдуллин бию түгәрәге оештырды. Сыйныфлары белән “Диңгезче” биюен биеп, “Йолдызлык” фестивалендә катнашып, җиңүләр дә яуладылар, – дип мактап китте ул шундук үз укучысын.
Мәктәпнең иркен якты сыйныфына кереп сүз башлагач, Миңнегөл апа бермәл тынычлана алмый торды: “Ирем Фәнис белән ике ул үстердек. Әле кечкенә улыбыз Фәнил дә күптән түгел армия хезмәтеннән кайтты. Вакыт үтте дә китте. Ничек зурлар тормышына аяк басуларын сизми дә калдык... Рәмис – беренче улыбыз. Дәү әнисе Наҗиянең беренче оныгы. Әй, яратты да соң аны. Кая барса да, арбага утыртып, улыбызны да ала. Йөреп киткәч тә барган җиренә үзе белән җитәкләп йөрде. Пенсия алгач, сатып алынган тәм-том иң элек Рәмискә бирелә...  – дип, сүзен башлады ул, яшьле күзләрен сөртеп. – Мәктәптә укыганда, Рәмис аеруча Нәсыйх абыйсы Зәйдулинны ярата иде. Әллә бию түгәрәгенә дә йөргәнгә, артык үз иттеме. Ул укыткан математика фәненнән бирелгән өй эшләрен дә беренче эшләп куя иде. Башкасын үтәмәсә дә, ул кушканны башкармый калмый”.

раимс

“Әйтте икән, сүзендә тора”

Рәмис Фәнис улы Карга мәктәбендә 9 сыйныфны тәмамлагач, Казан автотранспорт техникумына укырга керә. Бер елын укыгач, армия хезмәтенә китәргә була. Чын ир-егет солдат булырга, хәрби әзерлекне үтәргә тиеш дип саный. Әти-әнисенә дә сүзне кыска тота: “Шулай уйладым, барам”, – ди. 


–    Ул безнең шундый, бер карарга килдеме, үгетлим, фикерен үзгәртәм, димә. Армия хезмәтеннән кайтып, Казанга эшкә урнашып күп тә үтмәде, бер яшь кенә кыз алып кайтты. “Таныш булыгыз, бу – Гөлинә, өйләнәм”, –диде. Бик яшьләр бит әле, тормышны тарта алырсызмы икән, дип кайгырсак та, фикерләре нык булды. Арчага барып урнаштылар. Рәмис кибетләргә машина белән ипи ташыды. Ике балалары үсеп килә. Кызлары беренче сыйныфка укырга керде, малайларына – 4 яшь.  

 

Хәрби бурычны үтәргә – үз теләге белән

Махсус хәрби операция алып барылган урынга да ул үз теләге белән китә. 2022 елның июле була ул. Әти белән әни белмичә дә кала. Егет үзенең кайдалыгын хәрби әзерлек үткәч, бераздан гына әйтә. 

–    Минем йомшак күңелле булуымны белә ул. Хәзер телефоннан сөйләшкәндә, елый башласам да. “Әни, булды, еласаң, башка шалтыратмыйм”, – дип, орыша башлый. Балаларына да башта эшсәфәргә акча эшләргә киттем дип аңлаткан. Кызы зуррак, хәзер аңлый инде. “Әти безне саклый, яклый ул”, – ди, – дип искә алды ана улының хәрби операция барган урынга озаткан вакытларын.  

меңдали

Рәмис Фәнис улы хәзер Донецк өлкәсендә. Ул взвод командиры урынбасары, элемтә бүлеге командиры икән. Март аенда вакытлыча ялга кайткан. “Гаиләсе белән кайтып киттеләр. Бик шатландык исән-сау күрешүебезгә. Әле хатыны Гөлинә ике тапкыр ул хезмәт иткән урынга үзе дә барды. Солдатларның хатыннары белән җыелышканнар да тәвәккәлләгәннәр. Киленем дә кыска гына буйлы, ә үзе шундый кыю. Улыбызга “Батырлык өчен” һәм “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медальләрен тапшырганнар.  Нинди кыю адымга барган ул, анысын белмибез. Телефоннан сөйләшкәндә, ул исән-сау булуын белгертә дә: “Барысы да яхшы”, – дип тынычландырырга ашыга. Улым өчен бик борчылам һәм горурланам. Җиңү белән тизрәк әйләнеп кайта гына күрсен, – ди Миңнегөл апа, бар солдатларга да изге теләкләрен юллап.
 

Россия Федерациясе Хәрби көчләрендә килешү буенча хезмәт итү, ташламалар һәм түләүләр турында heroestatarstan.ru сайтыннан тулырак укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев