Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең белән горурланабыз!

Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Юрий Антоновны соңгы юлга озаттылар

“Бик кайгыртучан ир-егет иде” Ишле гаиләдә үскән Юрий Антоновны туганнары шулай искә алды.

7 октябрьдә, махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Юрий Николаевич Антоновны, хәрби дәрәҗә күрсәтеп, соңгы юлга озаттылар.
  Юрий Антонов 1983 елда Чуаш Борнае авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килгән. Ул, 2001 елда Әлки аграр коллиятен тәмамлап, авыл хуҗалыгы һөнәре алган. 2002-2004 елларда солдат хезмәте үткән.


  Өлешчә мобилизация чорында, 2022 елның 28 октябрендә, Юрий Антонов район хәрби комиссариаты тарафыннан хәрби хезмәткә чакырыла.
  Юрий Антонов Донецк һәм Луганск Халык республикалары территориясендә дәвам иткән махсус хәрби операция барышында 2024 елның 27 мартында батырларча һәлак була.
 

Юрий Антонов белән хушлашу иң элек Сиктермә авылында узды. Юрий Николаевич мобилизациягә кадәр “Хузангай” җәмгыятендә эшләгән, Сиктермә авылында тормыш иптәше Наталья Антонова белән яшәгән.


  Район башлыгы Александр Никошин Әлки җиренең кыю солдаты белән хушлашу митингында чыгыш ясап:

 -Бүген без бирегә олы югалту уңаеннан җыелдык: махсус хәрби операция барышында батырлык һәм кыюлык үрнәге күрсәтап һәлак булган якташыбыз, гвардия сержанты Юрий Николаевич Антоновны соңгы юлга озатабыз. Татарстан Республикасы Рәисе  Рөстәм Миңнеханов һәм хөкүмәт җитәкчелеге исеменнән батыр егетнең хатыны, туганнары, якыннарының олы кайгыларын уртаклашам. Бу авыр хәсрәтле көннәрдә без сезнең белән бергә кайгы кичерәбез.  Юрий Николаевич, Ватан алдында биргән Антына тугры калып, Россия халкының тынычлыгы өчен соңгы сулышына кадәр көрәште.Батырлык үрнәге күрсәткән солдатның исеме безнең хәтерләрдә мәңге сакланыр,-диде Александр Никошин һәм, Юрий Антоновны искә алып, бер минутлык тынлык игьлан итте.
 

Матәм митингында республика җитәкчелеге исеменнән сүз “Россельхознадзор”ның Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Таҗетдиновка бирелде.
 

-Юрий Антонов безнең киләчәк җиңүебез өчен гомерен дә кызганмады. Аның якты исеме йөрәкләребездә мәңге сакланыр,-диде республика вәкиле.
 

Сиктермә авыл җирлеге башлыгы Елена Казанкова да, кайгы уртаклашып, чыгыш ясады.
 

Юрийның бертуган апасы Татьяна Макаровага сүз бирелде.

–    Безгә, апаларына, Юрий бик кайгыртучан ир туган иде. Үзеннән өлкәнрәкләргә ул һәрчак хөрмәт күрсәтеп яшәде. Безнең гаилә –зур гаилә. Соңгы өч бала - Валя, мин һәм Юра кечкенәләре булдык, бергә үстек. Бала чакта сүзгә килсәк тә, Юра, беренче булып, дуслашу адымын ясар иде. Ул хатынын бик яратып яшәде, безне якын туган итте. Кыска вакытлы ялларга кайткач, үз хыяллары, киләчәккә планнары белән уртаклаша иде. Хәзер инде без аңа: “Тыныч йокла, Юра, Ходай сине кичерсен,” - дип кенә телибез,-диде ул.
 

Юрий Николаевич Антонов туган авылы Чуаш Борнае зиратына җирләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев