Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең белән горурланабыз!

Махсус хәрби операциядә булган Айрат Фәсхетдиновны соңгы юлга озаттык

14 октябрьдә, махсус хәрби операциядә булган Айрат Фидаил улы Фәсхетдиновны соңгы юлга озаттык.


Айрат Фәсхетдинов 1977 елда Чиябаш авылында туган.1996-1998 елларда Россия кораллы көчләре составында Хабаровск ягында хәрби хезмәт үтеп, чыныгу ала.

2023 елның октябрь аенда ул махсус хәрби операциядә контракт нигезендә хезмәт итәргә теләк белдергән. Өч ай элек аның бертуган абыйсы Альберт кинәт вафат була. Айратны туганнары, абыйсын җирләргә, фронттан чакыртып кайтаралар.

Айрат төрле сәбәпләр белән тиз генә үзе хезмәт иткән частька китә алмый. Бу тоткарлану аның бәхетсезлегенә булган икән. Сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы егет 12 октябрьдә фаҗигале төстә вафат була.

Айрат Фәсхетдиновны соңгы юлга озатуда район башлыгы Александр Никошин, Әфганстанда һәм башка кайнар нокталарда катнашкан ветераннар, Чиябаш авылының күп кенә халкы катнашты.

Район башлыгы Александр Никошин сүз алып:

–     Без бүген, Россия халкының тынычлыгын саклап, үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткән Айрат Фидаил улы Фәсхетдиновны соңгы юлга озатабыз. Айрат беркайчан да хезмәттәшләре артына качмады, ул, батырлык үрнәге күрсәтеп, үзенең солдат бурычын үтәде. Кызганыч, аның гомере тыныч тормышта фаҗигале рәвештә өзелде. Мәрхүмнең туганнары, якыннарының олы хәсрәтен уртаклашам. Солдатның авыр туфрагы җиңел булсын, – диде Александр Федорович.

Без Айратның бертуган апалары белән сөйләштек. Зилә Сәйфуллина хәзер Кама Аланы шәһәрендә яши. Ул энесен, бик ярдәмчел егет иде, дип искә алды. Айрат бигрәк тә төзелеш эшләрен яхшы белгән. Аны авылдашлары еш кына ярдәмгә чакыра булганнар.
Айратның тагын бер апасы Ләйлә Вәлиәхмәтова да аны яхшы туган, намуслы ир-егет буларак бәяләде:

–     Энебез, махсус хәрби операциядә булганда, КамАЗ автомобиле белән ягулык ташуы хакында сөйләгән иде. Ул, хезмәт итәргә киткәч, берничә ай безнең белән элемтәгә керә алмады. Соңрак белдек: башта аның телефоны югалган, аннан сәламәтлеге нык какшап киткән, – дип аңлатты ул.

Айратның Айдар һәм Ландыш исемле балалары бар. Айдар инде үзе дә, солдат хезмәте үтеп, хәзер районда тракторчы булып эшли. Ул да әтисе белән элемтәдә торуын сөйләде.

Сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан хәрби якташыбыз ислам кануннары нигезендә Чиябаш зиратында җирләнде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев