Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең белән горурланабыз!

Надежда Калмыкова: «Улларым 5 минут кына күрешеп аралаша алганнар»

Түбән Колчуринода яшәүче Надежда Николаевна Калмыкова ике кыз һәм ике ул тәрбияләп үстергән.

Уллары Сергей һәм Валентин икесе дә бу көннәрдә махсус хәрби операция барган җирдә хезмәт итәләр.
Без Надежда Николаевнаның өлкән улы Сергей Леонидович белән 1 сентябрьдә Белем көнендә Түбән Колчурино  мәктәбен ачу тантанасында күрешкән идек. Сергей ул чакта кыска вакытлы ялга кайткан иде.

Наталья һәм Сергей Калмыковларның өч балалары. Уртанчы уллары Леонид беренче сыйныфка укырга бара. Аны әтисе озата килгән. Мәктәп ачу тантанасында катнашкан район башлыгы Александр Никошин ал лентаны кисәргә районыбызның кыю егете Сергейның улы Леонидны да чакырды.

Сергей белән Натальяның төпчек уллары Володя исә бу көнне яңа балалар бакчасында беренче көнен үткәрде. 
Сергей Калмыков контракт нигезендә хәрби хезмәткә киткән. Әниләре Надежда Николаевна әйтүенә караганда, аның өлкән улы акча өчен бу юлны сайламаган. 

 

– Алар күптән түгел ике катлы өй салып чыктылар. Сергей өйне, йорт-җирне башлыча үз куллары белән төзеде. “Хузангай”да механизатор булып эшли иде, хезмәт хакларын да алдылар. Сергей Россиядә махсус операция игълан ителгәч тә, үзен кая куярга белми йөрде. “Минем, хәрби хәзерлегем әйбәт” дип еш кабатлады. Аннан 25 яшьлек кече энекәше Валентин өлешчә мобилизация чорында хәрби хезмәткә алынгач, быел февраль башында контракт нигезендә китәргә булды,- дип аңлатты ана кеше.

Ике улы “кайнар ноктада“ булган ананың бу көннәрдә нәрсәләр кичереп яшәвен аңлавы кыен түгел. Әмма Надежда Николаевна уллары белән ихластан горурлана ала. Ул – Россия дигән бөек илнең иминлеге өчен көрәшүче батыр егетләр үстергән ана.
Сергейның хатыны Наталья Владимировна авыл җирлеге башкарма комитетында сәркатип булып эшли. Мин аңардан: “Өч бала белән өйдә ир-ат булмаганда хуҗалыкны алып баруы кыен түгелме?“– дип сорадым.
Наталья Владимировна:

–     Бездәге кыенлык андагы белән чагыштырырлыкмы соң? Барсына да өлгерербез, иң мөһиме, алар сау-сәламәт булып әйләнеп кайтсыннар. Без кайбер вакытта көн саен хәбәрләшәбез, була берәр атна сөйләшә алмаган чаклар да. Шундый вакытта кыен,– ди ул.

–     Безнең мунча өчен утыныбыз беткән иде, аны китерделәр, рәхмәт. Терлекләргә печән җитмәс дип борчылам хәзер. Түбән Колчурино килене буларак, миңа авылдагы тормыш ошый. Дөрес, хәзерге кебек яңгырлы чорда безнең Яңа урамына кереп-чыгулар авыр. Юллар изелә, таш җәелмәгән,- диде Наталья Владимировна. 

Мин: 

–     Сергей энекәше белән анда хезмәт иткәндә күрешә алмаганмы соң?– дип сорадым.

–     Алар хәбәрләшеп, очрашырга тырышып карадылар, барып чыкмады. Ә менә Сергей ялдан киткәндә энесе Валентин белән юлда күрешеп сөйләшә алган. Валентинның кыска вакытлы ялга кайтуы булган. Алар телефоннан хәбәрләшеп, Ульяновск шәһәре янында 5 минут күрешеп аралаша алганнар,– ди Наталья Владимировна.

Без, Калмыковларның, барлык районнан киткән якташ егетләребезнең җиңү белән сау-сәламәт тизрәк әйләнеп кайтуларын теләп яшик.  
Россия Федерациясе Хәрби Көчләрендә килешү буенча хезмәт итү, ташламалар һәм түләүләр турында heroestatarstan.ru сайтыннан тулырак укый аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев