Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең белән горурланабыз!

Роза һәм Ринат Шәйхетдиновлар гаиләсе «кайнар ноктада»гы уллары Руслан янында булып кайттылар

Махсус хәрби операциянең дәвам итүенә без ияләшеп тә барабыз.

Кайвакыт көндәлек мәшәкатьләргә күмелеп, илебез иминлеге хакына егетләребез батырлык үрнәге күрсәтеп хезмәт итүләре турында онытып та торабыз. 

Әлеге махсус операция хакында көн-төн уйлаучы, бер генә минутка да аларның  башларыннан чыкмаган кешеләр яннарыбызда яши. Бу – «кайнар нокта»да хәрби бурычларын үтәүче егетләрнең әти-әниләре, хатыннары, балалары, якын туганнары. 
Без шундый бер гаилә белән аралашып, сөйләшеп алырга булдык. Моның өчен җитди сәбәп тә бар иде. Базарлы Матакта яшәүче Роза һәм Ринат Шәйхетдиновлар яңарак кына уллары Руслан хезмәт иткән якларда булып кайттылар. 

Руслан Шәйхетдинов Россиядә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, беренче көннәрдән үк илебез иминлеген сакларга чакырыла. Руслан Ринатович район электр челтәре компаниясе җитәкчесе булып эшли иде. Киченнән аңа, хәрби училище тәмамлап, офицер булуын искә алып, повестка тоттыралар. Ә инде иртән әти-әнисе, туганнары, дуслары аны олы юлга озатып калалар. Ул көннәрне без аның әнисе Роза һәм әтисе Ринат белән искә төшереп алдык. Алар:

–     Без Русланны юлга җыябыз: кием-салым, ризык хәзерлибез. Ә үзебез ачык итеп аңламыйбыз да әле улыбызны кая озатканыбызны.  Шок хәлендә үтте беренче ул көннәр, – дип сөйлиләр.

Руслан әти-әнисе тыныч булсыннар, аның өчен борчылмасыннар дип аларга һәрчак хәлләренең әйбәт булуы турында хәбәрләр җиткереп тора. Ул көннәрдән соң шактый вакыт узгач кына махсус хәрби операция башланганда күп нәрсәләрнең хәл ителеп җитмәве, җитди проблемалар килеп чыгуын ишеткәннәр. Әйтик, көннәр буе поезд вагоннарында беркая чыкмыйча басып торалар. Чөнки бөтен Россиядән Ростов өлкәсенә агылган әлеге эшелоннардагы хәрбиләрне, өйрәнүләр барасы урыннарга озату өчен күп вакыт соралган. Ә инде өйрәнүләр барасы урыннарда аларны  Татарстандагы кебек шартлар көтеп тормаган. Бездә бит “кайнар нокта”га озатылганчы егетләрне хәрби училищеларда, Казан-ЭКСПОда яшәттеләр. Өйрәнүләргә автобусларда йөрттеләр, туклану көйләнгән иде. Ә Ростов өлкәсенә юлланган беренче төркем егетләргә  урманнарда үзләренә блиндаж әзерләп, тормыш өчен кирәкле башка корылмалар төзергә туры килгән. Ул вакытта көне-төне өстән яңгыр койган.

Болары артта калган инде. Мобилизацияләнүчеләрнең хезмәт шартлары тиз җайлана. Тормыш-көнкүреш итүләр тәртипкә  килә. Моны Русланның әти-әниләренә үз күзләре белән күреп кайтырга насыйп булган.
Роза һәм Ринат Шәйхетдиновлар былтыр Яңа ел алдыннан уллары янына барып кайтырга дип планлаштырган. Әмма ул чорда анда каты хәрби бәрелешләр башлана. Сәфәрне кичектерергә туры килә.

Күптән түгел Русланның командиры Казанга кайта. Роза, Ринат һәм Русланның бертуган энесе Рөстәм гаиләсе командир машинасына төяп озатырга дип әйберләр хәзерли башлыйлар. Йөкнең командир утырып кайткан УАЗга гына сыймаячагын аңлагач,  аның машинасына прицеп тагу җайланмасын куйдыралар һәм прицеп сатып алалар. Прицеп та тула, ә хәрбиләргә озатасы әйберләр хәйран гына кала.  Нәтиҗәдә, алар ике машинага төялеп, командир артыннан юлга кузгалалар. Бу зур сәфәргә аларны озата барырга Русланның дуслары, Әлки районы егетләре: Илнар, Ленар Рәҗәповлар теләк белдерәләр.  Алар берничә тапкыр ул якларга ярдәм төяп илтеп кайтканнар инде. Ленар – шунда хезмәт иткән, фронтта җитди яраланулар алган егет.

Билгеле, ул якларга теләгән һәр кеше  бара алмый. Дөресрәге, аларны анда блок-постлардан үткәрмиләр. Шуңа да безнең яклардан юлга кузгалучыларга алдан ук пропусклар хәзерләнгән була. Шулай да хатын-кызларны Ростов өлкәсенең Миллер шәһәрендә калдырырга туры килә. Луганск өлкәсенә үтү өчен берничә блок-пост аша чыгарга кирәк. Ә анда йөзәрләгән машина чират тора. Руслан Шәйхетдинов бу постларны үтүне алдан кайгырткан, тиешле документларны хәзерләгән. Безнең егетләр Украина милләтчеләреннән азат ителгән җимерелгән авыллар, шәһәрләр, кыркыган кебек юкка чыккан урманнар аша барганнар.  Украина хәрбиләре чигенгәндә, өлгерә алганчы, шәһәрләрдә бөтен корылмаларны юк итәргә тырышканнар икән. Юлдан барганда җимерек хәрәбәләр генә калганын күргәннәр.

Калаларда хәзер тормышлар җайланып килә икән. Күп җирдә төзелеш, ремонт эшләре бара. Кибетләр, базарлар гөрләп эшли.

–     Кибетләре бик бай, бездә булмаган азык-төлек, кием-салым анда тулып ята, – диләр минем әңгәмәдәшләрем Роза һәм Ринат.

–     Ринат, сез улыгызның хезмәт иткән урынын үз күзләрегез белән күреп кайттыгыз. Күңелегез тынычландымы?

–     Руслан батальоны алгы сызыкта бит, без анда чаклы барып җитә алмадык. Әмма улыбыз икенче ел шунда хезмәт итеп, дәрәҗәләргә ирешкән, командирының, хезмәттәшләренең хөрмәтен яулаган, шуңа сөендем, – ди Ринат.

Руслан Шәйхетдиновка Россия Президенты Указы нигезендә хәрби батырлыклары өчен Суворов медале тапшырылган.
Анда азат ителгән шәһәрләрдә дә ату, шартлау тавышлары тынып тормый икән әле. Алар барасы юлда бер елга бар икән. Зур күперне күптән түгел украиннар шартлатканнар. Шуңа зур әйләнеч ясап, юлларын дәвам итәргә туры килгән. Ринат Шәйхетдинов Әлки җиреннән төяп киткән күчтәнәчләрне тапшырган, танышларга кайнар сәламнәр ирештергән.  Ә Руслан хезмәт иткән командованиесе хәрбиләргә күңел күтәренкелеге өстәгән өчен Рәхмәт хаты тапшырган. 

–    Җирле халык белән аралашырга туры килдеме? Аларның кәефләре ничек? – дим Ринатка.

–    Халык Россиягә рәхмәтле. Без яңарак кына кешечә яши башладык, диләр. Дөрес, әле анда тыныч тормыш урнашып җитмәгән, – ди Ринат Шәйхетдинов.

–    Хәзер анда яшәүчеләргә дә, хәрби хезмәтләрен башкаручыларга да игътибар-ярдәм зур күрсәтелә. Без бигрәк тә Республика Челтәр компаниясенә, Чистай электр челтәренә, райондагы оешмасына зур рәхмәтле. Алар һәрчак безгә нинди ярдәм кирәк, дип хәлләрне белешеп торалар. Район җитәкчелегенә, бигрәк тә Александр Никошинга зур рәхмәт. Алар да хәлләребез белән кызыксынып, ярдәмнәрен тәкъдим итәләр, – ди Ринат Ислам улы.


Республика Челтәр компаниясе Русланның «кайнар нокта»да туп шартлаудан шактый янчелгән автомобилен ремонтлауны үз өстенә алган булган. Якын арада әлеге Нива машинасын Руслан Шәйхетдиновка озату буенча мәсьәлә дә хәл ителәчәк икән. Илебезгә тизрәк тынычлык килсен өчен егетләребезнең фронтта, безнең биредә тырышуыбыз кирәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев