Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең белән горурланабыз!

Руслан Шәйхетдинов, илдә өлешчә мобилизация башлангач, иң беренчеләрдән булып китә

2022 елның 21 сентябре. Барыбыз да беләбез: ул Россия Президенты Владимир Путинның илдә өлешчә мобилизация башлануы турында хәбәр иткән көн.

 
Илебезгә куркыныч яный, ир-егетләребез кулга корал тотып, тынычлыгыбызны сакларга тиеш. Илнең бар почмакларындагы өйләргә чакыру кәгазьләре тарала. Районның электр челтәре бүлеге җитәкчесе Руслан Шәйхетдиновка да ул кәгазь икенче көнне үк – 22 сентябрьдә тапшырыла. 
–     Билгеле, ул шатландырырлык яңалык түгел. Өстәвенә, хәбәр бик тиз, һич тә көтелмәгәндә килде. Әти-әниләр, якыннар, дуслар күз яше – барысы да булды. Үзеңнең дә бар эчең ут булып яна. Сугышны берәү дә теләми. Әмма Ватан чакыра икән, без хәрби бурычыбызны намус белән үтәргә тиеш. Шуңа да 23 сентябрьдә мин хәрби киемнән Казанның танк училищесында идем инде, – ди 30 апрельдә вакытлы ялга кайткан Руслан Ринат улы, әлеге көнне искә алып. 

Хыял чынга ашса да...

Руслан Шәйхетдинов ул – хәрби юнәлештә укып, югары белем алган кеше, офицер. Башта ул Казан Суворов хәрби училищесын, аннары башкаладагы югары артиллерия командирлары училищесын тәмамлый һәм килешү нигезендә Мәскәү янындагы Наро-Фоминскида хәзмәт итә. 
–     Шулай да мин гомеремне хәрби хезмәт белән бәйләргә теләмәдем, аның дәрәҗәле баскычларыннан күтәрелүне максат итеп куймадым. Кечкенәдән мөстәкыйль булырга омтылдым, әти-әнигә авырлык китермәү турында уйладым. Миңа мөмкин кадәр әзрәк чыгымнар тотсыннар дип, хәрби уку йортын сайладым. Үзем һәрвакыт энергетика өлкәсендә эшләү турында хыялландым. Башымда һәрвакыт Казанның энергетика университетын тәмамлыйсы иде дигән уй булды, – ди, бүгенге көндә махсус операциядә катнашучы офицер. 


Урау юллар белән килеп булса да, хыялы чынга аша аның.  Хәрби хезмәтендә кыскартылуга эләгә, ә аннары бу өлкәдән китәргә гариза яза. Районына, туып-үскән  җиренә, әти-әнисе янына кайта һәм башкарма комитетка гомуми бүлеккә белгеч булып эшкә урнаша. Аннары Яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек җитәкчесе итеп билгеләнә. Әмма “болар берсе дә минеке түгел,  энергетика өлкәсендә эшлисе иде”, дигән теләк һаман да тынгылык бирми. Көннәрдән бер көнне ул барысын да ташлап, районның электр челтәре бүлегенә монтер булып эшкә урнаша. Ут баганаларының төзеклеген карап, өзелгән чыбыкларны ялгый... Ел ярымнан мастер була. Эш җаен шундук аңлаган, оештыру сәләте дә булган ир-егетне, билгеле, җитәкчелек тә күрә: башта ул – баш инженер, ә аннары районның электр челтәрләре бүлегенә җитәкче итеп билгеләнә. Һәм менә әлеге вазифада ике елын эшләп кала...

Тасма артындагы тормыш 

Менә ул янә хәрби киемнәрдән Казанның танк училищесында. Рота командирының тәрбия эшләре буенча урынбасары. Кул астында 123 солдат. Хәрби хезмәттән киткәнгә 15 еллап вакыт үткән. Димәк, барысын да яңабаштан искә төшерергә: окоп казырга, кулга корал алып, төз ату күнекмәләре булдырырга, яраланучыга дөрес итеп ярдәм күрсәтергә, дошманны юк итә белергә һәм исән калырга тырышырга... 
–     Бер айдан эшелоннарга төяп, безне алып киттеләр. Ростов өлкәсенең Миллерово шәһәренә китерделәр. Бар әйберләребезне төяп, төнлә килеп төштек. Ә әйберләр күп: әниләр озатканда, безне кайгыртып алып килгән кабартмалардан башлап, өстәмә аяк киемнәренә кадәр. Палаткалар корып, әлеге шәһәр янындагы бер тораклыкта урнаштык.  Биредә дә бер айлап вакыт узды. Тасма артына җибәреләчәк үз сәгатебезне көттек. Тыныч тормыш белән хәрби операция алып барылган урынны аерып торучы чик солдатлар телендә шулай атала. Һәм озак көттермәде, җитте ул көн. 5 декабрь иде ул. Безнең гаилә өчен бик истәлекле көн, энемнең туган көне. Якыннарымның бәйрәм шатлыгын бозасым килмәде. Барысын аңлатмадым: “Мине югалтмагыз, элемтә булмаска мөмкин”, – дип кенә әйттем. Безне, 2 мең ярымнан артык хәрбине автобусларга утыртып, дошман белән турыдан-туры бәрелешләр барган урынга алып киттеләр. Караңгы төн, салкын, барысы да: шартлаулар да, автоматның пуля теземнәре тавышы да аермачык ишетелә. Күңелне курку били. Әмма син аны җиңәргә, нык булырга, начар уйларны үзеңнән куарга тиеш... – дип сөйли Руслан Шәйхетдинов, махсус операциягә эләккән беренче көннәрен. 
Әмма бу туплану урыны гына булып чыга. Туплар гөрселдәве ишетелә генә икән әле. Бераздан аларны вак өлешләргә бүлеп, хәрби хәрәкәт алып барылган җиргә – алгы сызыкка алып чыга башлыйлар. Дошман белән аерган ара 100-150 метрлап кала. 
–     Йөзгә-йөз очраштык дип әйтергә була. Алар – безне, без аларны күрдек, Бу хәл һәр көнне, һәр сәгатьтә кабатлана. Күп тапкырлар алга хәрәкәт иттек. Ерак ара түгел, 300-400 метр, әмма алга бит. Шулай да безнең полкның бурычы саклану. Һөҗүм итүче аерым гаскәрләр бар. Әгәр аларда берәр кыенлыклар килеп чыкса, дошманны без үткәрмәскә тиеш, – ди алгы бәрелешләрдә катнашучы офицер бу хакта. 
Максат – уртак дошманны җиңү

Бүгенге көндә Руслан Ринат улы – батальон командирының тәрбия эшләре буенча урынбасары. Сугышчыларның рухи-психологик халәтен белеп тору аның алдына куелган максатларның берсе. Лейтенант буларак мобилизацияләнгән офицерга дүрт айдан өлкән лейтенант званиесе бирелә. Шунда “Сугышчан бердәмлекне ныгыткан өчен” медале белән дә бүләкләнә. Ул билгеләнгән полктагы офицерлар составы, нигездә, Татарстаннан булса, укчы гади солдатларның күбесе Башкортостан Республикасының төрле районнарыннан җыелган ир-егетләр икән. Милли низаглар чыкмыймы соң, дигән сорауга хәрби болай диде:
–     Безнең һәркайсыбызның гомеренә куркыныч тудырган  уртак дошманыбыз бар. Махсус операция оештырылмаса, алар илебезгә кереп, әлеге куркыныч хәлләр бездә күзәтелер иде. Моны һәр сугышчы, һәр солдат яхшы аңлый. Шуңа да без бердәм, ярдәмләшеп эш итәбез. Юк, милли низаглар чыгу мөмкин хәл түгел. 
Офицер ашату, киенү мәсьәләсендә кыенлыклар тумавы турында да сөйләде. Хәрби хәрәкәтләр алып барылган урыннан 6-7 чакрым арттарак тылның идарә пункты урнашкан. Анда кыр кухнялары эшли. Ашарга шулай ук мобилизациягә эләккән солдатлар пешерә. Ризыкны алып килүче махсус машиналар бар. Гуманитар ярдәм буларак илтеп тапшырылган “УАЗ” иклар да шунда кулланыла. Руслан Ринат улы эшләгән челтәр компаниясе дә шундый ике тимерат илтеп тапшырган. Кыска вакытлы ялына да офицер шуларның берсе белән кайткан. Язмабыз дөнья күргәндә, ул билгеләнгән батальонына барып җиткән иде инде. Безнең белән очрашканда исә ул 14 майда юлга чыгачагын әйтте. Теләкләрегез нинди, дигәч, офицер:
–    Тизрәк тынычлык урнашсын иде. Әти-әниләргә, якыннарыма, дусларыма, хатынннарга, балаларга сабырлык телим. Кайтып, хәрби хәрәкәтләрне күргән кеше буларак, тормышка башка күзлектән карап, яраткан эшем белән шөгыльләнәсем килә. Мин әле өйләнмәгән. Гөрләтеп туй үткәрергә насыйп итсен иде... – диде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев