Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең белән горурланабыз!

Сәгыйдә Шаһивәлиева: “Беләм, улым үз бурычын намус белән үти”

Уллары хәрби хәрәкәтләр алып барылган урыннарда булган күпчелек ата-аналарның бер генә көн дә күңелләре тыныч түгел, алар һәрвакыт баласы турында уйлый.

Эләмтәгә чыгу вакытларын күз карасыдай көтә, хәбәр булмый торса, утка төшә... Махсус хәрби операция алып барылган урыннарда өлешчә мобилизация кысасында озатылган 79 Әлки ир-егете хезмәт итә. Айнур Шаһивәлив тә алар исәбендә. Айнур Чуаш Кичүе авылында 1987 елның 2 октябрендә туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Чистай авыл хуҗалыгы техникумында укый. Мобилицияләнгәнгә кадәр шәхси эшмәкәр Альберт Шәйхетдиновта эшли. Тормыш кыйммәтләрен, әхлак сыйфатларын тәрбияләүдә әтиәниләр үрнәк була.

шагивалиевы

Айнурның әтисе – Фәрит Хатыйп улы армия хезмәтен Германиядә үтә. Айнур һәрвакыт әтисенең хәрби хезмәт үткәндәге вакыйгалар турында сөйләвен тыңларга ярата. Армия егетләрне чын ир-ат итеп тәрбияләргә ярдәм итә. Солдат хезмәтен Айнур Смоленскида үтә. 2022 елның 22 сентябрендә аңа военкоматка чакыру кәгазе тапшырыла. Икенче көнне үк ул хәрби әзерлек үтүгә озатыла.

–Чакыру кәгазен алгач, ул мобилизациядән ничектер котылып калу турында хәтта уйлап та карамады. Ул аңа бөтенләй хас түгел, – дип сөйләде Фәрит абый, алдынгы сызыкта фотога төшкән улы сурәтеп бик тә горурланып күрсәтеп. – Айнурның анда булуына 10 айдан артты инде. Үзен бик сагындык, әмма әлегә ял биргәннәре юк.

Мобилизациягә эләккән егетнең әнисе – Сәгыйдә Хәбибулла кызы исә ут йотып яши. Ул улы өчен бик тә борчыла, әмма үзен тынычландырырга тырыша. “Беләм, улым үз бурычын намус белән үти”, – ди Айнурның әнисе. Аның фикеренчә, чын ир-егет шундый булырга тиеш тә. “Улым качып йөрергә җыенмады. Барысын да ирләрчә ныклык белән кичерде. Безне тагын кем сакласын, кем якласын? Мин үзем дә моны аңлыйм, әмма әни буларак, барыбер улым өчен бик тә борчылам. Ышанам, илнең бар аналары сугыш кырындагы балалары, якыннары, туганнары өчен шулай кайгыра, алар турында уйламаган сәгать-минутлары да юктыр”, – ди ул. Ватанны саклаучыны әнисе, әтисе, 10 яшьлек улы, бертуганнары, аларның күп санлы ул-кызлары көтә. Бу Айнур өчен дә бик мөһим. Әнисе сүзләренә караганда, Айнур яхшыга өметләнә, Җиңеп, бар хәрбиләрнең дә өйләренә кайтуларын тели. Россия Федерациясе Хәрби көчләрендә килешү буенча хезмәт итү, ташламалар һәм түләүләр турында heroestatarstan.ru сайтыннан тулырак укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев