Сергей Кузнецов Әлки районы хәрби комиссариаты белән килешүне ул 2024 елның июнендә төзи
Районыбыздан махсус хәрби операциягә үз теләге белән китүчеләр дә күп. Алар арасында Базарлы Матакта яшәүче Сергей Кузнецов та бар. Әлки районы хәрби комиссариаты белән килешүне ул 2024 елның июнендә төзи.
Ватанны саклау – ир-егетнең бурычы. Чакыралар икән, нигездә, каршы килүче юк. Үз ихтыярлары белән дә китәләр... Андыйларга халык кыю, тәвәккәл, батыр ул, дип, шундук бәясен дә бирә. Шулай да иң элек: “Ничек мондый карарга килгән, әлеге адымны ясаган?” – дип кызыксынмыйча да калмыйбыз. Сергейның тормыш иптәше Гуля Равил кызына бу сорауны мин дә бирдем.
– Акча өчен дип уйламагыз, – дип сүзен башлады ул. – Базарлы матаклылар яхшы белә: компьютер ярдәме пункты булдырды Сергей. Керем анда да яхшы иде. Мин шулай дип кенә әйтә алам: ирем – ватанпәрвәр, ил вакыйгаларына битараф калучы түгел. Ул 2023 елда ук махсус хәрби операциядә катнашу уе белән янып йөри башлады. “Ике балабыз бар, синсез ничек яшәрбез”, – дип, ялынгач, ул вакытта тыңлаган иде. Әмма күңелендә тынычлык булмады, һаман да безнең сугышчылар, андагы вакыйгалар белән кызыксынды. Аларга ярдәм итәргә, үзеннән өлеш кертергә теләде һәм менә узган ел, безнең белән саубуллашып, юлга кузгалды...
Чыннан да, Сергей Александрович, бүген уйлап, икенче көнне яу кырына чыгып китми. Иң элек ул Самарада “Батыр” батальоны төзелүен, анда укулар алып баруын белешә. Шунда өйрәнүләр үтү өчен, Казанга барып, килешү төзи. Анда өч ай дәвамында дроннарны ачыклау буенча күнекмәләр булдырыла. Әзерлек узгач, ир хәрби комиссариатка килеп, тиешле кәгазьләрне рәсмиләштерә һәм Донецк өлкәсенә җибәрелә.
– Ирегезнең вазифасы нинди, ул анда кем буларак билгеләнгән? – дип кызыксындым.
– Ул көн саен диярлек безгә үзенең исән-саулыгын белгертү җаен таба. Кыска гына сөйләшү вакытында минем турында кызыксына, балалар хәлен сораша. Үзенең кайда икәнлеген дә, анда нинди бурычлар үтәве турында да әйткәне юк. Йөртүче булуын, хәрби бәрелеш урыннарына җайланмалар, азык-төлек илтүен һәм сугышчыларны алып баруын беләм, – ди әңгәмәдәшем.
Шалтыратып сөйләшүләр вакытында Сергей гуманитар йөк алулары турында да әйтеп уза. Районыбыздан гына түгел, илебезнең башка почмагыннан да китерелә ул. “Ярдәм итүчеләргә рәхмәт. Кирәк-яракны алып шатландык”, – ди сугышчы. Җитешмәгәнне солдатларның үзләренең сатып алуларын да беләбез. Тәкъдим ителгән хәрби кием, аяк киемнәре, гадәттә, үлчәмнәре белән туры килми. “Анысын үзем юнәттем”, – ди ир, хатыны өс-баш җитешлеге турында кызыксынгач. Укучылар язган хатлар да солдатларга килеп ирешә. Сергей да: “Бер кызның язган хаты аеруча күңелгә үтеп керде. Яшүсмер чагы, барысын да йөрәгенә якын ала торган вакыты, ахры, үз борчуларын да язган”, – дип, якыннары белән уртаклаша.
Райондашыбызның хәрби хәрәкәтләрдә катнашуына 6 ай булган инде. Якыннары аның кыска ялга булса да кайтуын бик тә көтә.
– Бәйрәм алдыннан да кайтыр да Яңа елны тулы гаилә белән каршы алырбыз, дип бик өметләнгән идем. Әмма юк, җибәрмәделәр. Кайчан күрешәчәгебезне ул үзе дә белми. Хәрби бүлектән берәүләргә ял бирелеп, алар килгәч кенә, икенчеләргә чират җитә, – дип сөйләде бу хакта әңгәмәдәшем. – Яңа елны ул иптәшләре белән каршылады. Билгеле, күңелле бәйрәм оештырып түгел. Үзләренчә өстәл әзерләп, илебездәге гадәтне генә үтәгәннәр: сәгать уклары төнге уникене сугуын көтеп, бер-берсенә теләкләрен ирештергәннәр. Шунысын әйтим: спиртлы эчемлекләр куллану юк анда. Ирем: “Бу яктан монда бик катгый. Без бит һәрвакыт сакта, уяу булырга тиеш”, – диде.
Ә теләкләргә килгәндә, ул безнең дә, солдатларыбызның да бер: Җиңүгә ирешеп, исән-сау булып, якыннар янына әйләнеп кайту...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев