Татар Борнае авылы егете Ленар Кәримов махсус хәрби операция зонасына юл алды
Әлки районы, Татар Борнае авылы егете Ленар Кәримов, Россия Кораллы Көчләре белән контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына юл алды.
2023 елның гыйнвар башында Ленарның бертуган энесе, разведкада хезмәт иткән Илдар Кәримов яу кырында батырларча һәлак булган иде. «Башкача булдыра алмыйм. Без анда кирәк», – диде Әлки егете безгә.
Ленарның гаиләсе белән якыннан таныш, якташлар гына түгел, ә туганлашып беттек бугай инде без. Социаль челтәр аша бер-беребезнең хәл-әхвәлен белешеп тордык. Һәр куанычлы хәбәр белән уртаклашып куана идек. Ә менә аның махсус хәрби операция зонасына китәргә ниятләве турында барыбыз өчен дә көтелмәгән булды. Яшермим, күбесе хис-тойгыларын яшерә алмыйча, күз яшьләренә дә күмелде.
Ленар кечкенәдән үк өч туганы: ике энесе Илдар (махсус хәрби операциядә һәлак булды), Рәфис һәм сеңлесе Фирүзәне яклаучы, саклаучы була. Бик яшьли әти-әнисез калган якыннары өчен ул әтиләрен дә, әниләрен дә алыштыра. Армия хезмәтен Чечняда үтә ул. «Махсус хәрби сугыш хәрәкәтләре» ветераны исеме дә аннан кайткач бирелә. Татар Борнае авылы кызы Айгөл белән тормыш кора. Казан бистәләренең берсендә мәһабәт йорт коралар. Тора-бара Ленар үзенең шәхси эшен ачып җибәрә. Тырышып-тырмашып үзенә юл яручы ир-егетнең асылы ул.
Махсус хәрби операция башлангач, йөрәк түзәмени соң инде?! Ул, үз теләге белән, махсус хәрби операция зонасына китәргә ниятли. Энесе Илдарның мобилизацияләнүен ишетеп кенә, әлеге уеннан кире кайта. Бер йорттан ике ир-егетнең чыгып китүе якыннары өчен авыр булачагын сизә ул. Алгы сызыкта, иң авыр нокталарда хезмәт итүче энесенең хәлен белешеп тора. Хәтта берничә тапкыр ярдәм илтә, андагы вазгыятьне үз күзе белән күреп кайта. Ә 2023 елның 25 гыйнварында Кәримовлар зур югалту кичерә, Илдар Угледарда батырларча һәлак була.
– Илдарны табарга дип өметләнеп, үзем дә гуманитар ярдәм белән барып кайттым. Донецк Республикасының Волновах районындагы шәһәр ул Угледар. Биредә иң кайнар нокта, һәр квадрат метр өчен сугыш бара. Егетләребез күрсәткән батырлыкка шаккатасың. Анда тормыш башка, кыюлык, бердәмлек беренче планга чыга. Һәр хәрбиебезгә һәйкәл куярлык. Үз күзләрем белән андагы хәлләрне күргәч, дөньяга да башкача карый башладым. Иптәшләре Илдарның мәетен тиз генә таба алмаган, каршы якта артиллерия уты уйнап кына тора. Күпме ыргылсам да, яу кырына керергә рөхсәт булмады. Шуңа кире кайтып китәргә мәҗбүр булдым. Инде, ниһаять, энебезнең җәсәден табып, 26 февраль көнне аны туган Татар Борнае авылы зиратында җирләдек, – дип сөйләгән иде безгә Ленар.
Авыр югалтудан бераз айнысыннар дигәндер инде ул. Әмма үзенең дә контракт төзү турындагы уе турында бер дә онытмый.
– 2024 елның август ае башында контракт төзү өчен медицина тикшеренүләре үтүен дә беркем белми калды, – ди Ленарның хәләле Айгөл Кәримова. – Соңрак кына безгә хәбәр итте. Ничә еллар аның көчле канаты астында, җил–яңгыр күрмичә яшәгәнмен. Ул искиткеч тормыш иптәше, үрнәк гаилә башлыгы, яратучы әти. Максатына ирешә торган холыклы икәнен белгәнгә күрә, каршы килә алмадык. Тормыштагы төрле кытыршылыкларны да тиз генә, уңай гына хәл итә белә торган. Холкы да тимердәй нык, әйткән сүзен үти торган кеше бит ул.
Аларның гаиләсе күпләр өчен үрнәк. Олы кызы Айсылуга – 19, әле быел гына кияүгә чыкты. Уртанчылары Алмазга – 17 яшь, Казан уку йортларының берсендә белем ала. Кечкенәсе Айшәгә – 8 яшь.
– Безне борчуга салмас өчен, әйтмичә генә китәргә уйлаган, – ди Ленарның сеңлесе, Татар Борнае авылында яшәүче Фирүзә Сабикова. – Абый гаиләсе белән авылга кайтты да, күршедә генә яшәүче Рәфис абыйны чакырттык. Сөйләшеп утырдык та, шунда бу хәбәрне әйтте. «Мин китәм, үгетләмәгез дә», дигәч, югалып калдык. Матди яктан да кыенлыклары юк. Позывноен да Илдар абыебызныкын – «Карим» дигәнне калдырды. Абыебыз дини кеше, 5 вакыт намазын калдырырга тырышмады. Киленебез, матур апа – Айгөл дә диндә. Догалар саклап йөртсен инде аны. Абыебыз 17 август көнне махсус хәрби операция зонасына китте. Инде хәзер исән-имин кайтуын бергәләп көтәбез. Хәзергә көн саен сөйләшеп торабыз. Көнебезне хәзер абыйның исәнлегенә дога уку белән башлыйм һәм тәмамлыйм. Исән-сау күрешергә язсын. Ул – горурлыгыбыз.
Лилия Гайнуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев