Түбән Колчурино авылында батырларча һәлак булган Сергей Калмыков истәлегенә мемориаль такта ачылды.
Түбән Колчурино авылында Украина территориясендә махсус хәрби операция вакытында батырларча һәлак булган Сергей Калмыков истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы булды.
Чарада район башлыгы Александр Никошин, Сергей Леонидовичның гаиләсе, аның туганнары, дуслары һәм авылдашлары, шулай ук укытучылар һәм мәктәп укучылары катнашты. Алар барысы да Сергейны ярдәмчел һәм яхшы күңелле, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер кеше буларак беләләр һәм хөрмәт итәләр иде.
Сергей Калмыков үлгәннән соң II дәрәҗә «Батырлык өчен» һәм «Кыюлык өчен» медальләре белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев