Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең белән горурланабыз!

Хәрби әзерлеге бар, димәк, Ватанны якларга тиеш

Махсус хәрби операциядә катнашучылар бер-берсенә исем-фамилияләре белән эндәшмиләр.

Түбән Әлки авылында туып үскән тагын бер егетебез Айрат Сираҗев та бүгенге көндә махсус хәрби операция алып барылган урында үз бурычын үти. Солдатның әнисе Наилә авылда олы улы Марат, килене Эльвира, оныклары белән бергә яши. Без батыр ул үстергән ананы күрергә, аның хәрби улы белән элемтәсе, борчулары-шатлыгы турында сөйләшергә теләп, өйләренә юл алдык. 

 

Әйтелгән икән – үтәргә

–    Айратны хәрби хәрәкәтләрдә катнашуга узган ел 28 октябрьдә озаттык. Өлешчә мобилизациянең беренче дулкыны бер атна алдан булган иде, икенчесендә повестканы аңа да тапшырдылар. Менә бер ел була инде, – дип сүз башлады Наилә апа, яшьле күзләрен сөртеп. 

Айратны Казаннан экскаваторчы  булып эшләгән җиреннән район хәрби комиссариатына чакыртып повестка тапшыралар. Кулга корал тотарга туры килү, алдагы билгесезлек, билгеле, куркыта. Әмма ил куйган бурычларны үтәргә өйрәнгән егетнең каршы килү уенда да булмый. Армия хезмәтен дә вакытында үткән бит ул. Әзерлеге бар,  димәк, Ватанны якларга тиеш. Башкача була алмый. 

–     Ул һәрвакыт шаяртып, уен-көлкегә борып сөйләшергә ярата, кояш кебек балкыт тора. Эчендә ниләр кайнавын, борчылуын безгә күрсәтмәде. “Повестка тапшырылганнар барысы да китә, бармый калырга ярамый”, – дип кенә әйтте, – ди егетнең әнисе, улын озаткан көннәрне искә алып. 

сиразева наиля
Бер елдагы ике очрашу

Айрат махсус хәрби операция зонасында разведчиклар ротасында хезмәт итә.  Өйгә беренче тапкыр 30 гыйнварда ук кайткан. Авырып киткән. Ноябрь, декабрь айлары юеш, салкын, карлы-яңгырлы көннәр бер-бер артлы алмашынып тора. Корал тотып, бәрелешләрдә катнашырга, окопларда ятарга кирәк. Моңа күнекмәгән егет чирләп китә: тән температурасы күтәрелә. Уттай янган егет Самара госпиталенә озатыла, аннары Казанга күчерелә. Табиблар аңа үпкәнең ике яклы ялкынсынуы билгеләмәсен куя. Билгеле, яшь, көчле егет, тиешле дәвалануны алганнан соң, авыруны җиңә. Авыруы сәбәпле ял бирелеп, якыннарын да күргәннән соң, яңадан иптәшләре янына хәрби хәрәкәтләр барган урынга китә. 

Айрат

–     Аннары улым июль аенда 6 ай үткәннән соң бирелә торан вакытлыча ялына кайтты. Ана йөрәгем белән тойдым, үзгәргән: элеккечә шаяртып сөйләшсә дә, җитдиләнеп киткән, – ди әңгәмәдәшем. – Үзе безгә сөйләмәсә дә, алгы сызыкта булгач, барысын да күрергә туры килә бит. Өчәр көн югалып торалар. Бер-ике көннән борчыла башлыйм. Янәшәмдәге улым Мараттан: “Сиңа берәр сүз язмадымы?” – дип сораша башлыйм. Аннары ватсап аша: “Барысы да әйбәт, борчылмагыз”, – дигән хәбәр килә. Менә шуннан соң, кул эшкә алына башлый, шуннан соң тынычлап чәй эчә алам. 

Фронттагы туган көн

Махсус хәрби операциядә катнашучылар бер-берсенә исем-фамилияләре белән эндәшмиләр. Аларның чакыру атамалары – кушаматлары бар. Айратны Морж дип атыйлар икән.  Ул Айратның Морожное кушаматыннан кыскартылган. 

–    Улымның кушаматы Морожное булуын бөтен район беләдер. Кызыклы бер очрактан соң ул аңа тагылды да куйды. Бала чагында Айрат бик тә мороженое ярата иде. Ә ул вакытта бу татлы ризык авылга бик сирәк кайта. Бервакыт кибеткә туңдырма кайтуы турында ишеткән 4 яшьлек улым шкафтан ул вакытта зур акча булган 500 сумлыкны алып, сатучы янына килгән.   Акча тотып басып торган малайны кире борып җибәрмәгәннәр: бер мороженое һәм калган акчаны салып кайтарганнар, – дип, Наилә апа, улына бәйле кызыклы вакыйганы да исенә төшерде. 

Фотосурәттән Айратның зур, таза,  мәһабәт гәүдәле булуын күргәч: “Хәрби хәрәкәтләрдә катнашудан ябыкмаганмы?” – дип кызыкмый кала алмадык. 

–    Айрат ашарга да, пешерергә дә  ярата. Өйдә вакытта да абыйсы белән урамда шашлык кыздырулардан тыш, пылау да, лагман да, хашлама да пешерәләр иде.  Бәхеткә,  анда да тамакка кысылмыйлар. Ни кирәк, барысын да сатып алып, үзләре пешерәләр. 21 сентябрьдә Айратның туган көне булды. Шул көнне алар алгы сызыктан кайттылар. Иптәшләре белән ничек итеп бәйрәм итүләренең видеосын безгә дә җибәргәннәр. Йомырка кыздырганнар да шуңа шырпылар  кадап кабызганнар. Улым өреп сүнлергәндә, теләкләрен теләде. Менә шулай мөмкинлек булганда, бер-берсенең күңелләрен күрәләр, бәйрәм кәефе тудыралар, – ди хәрбинең әнисе. 

Ярдәм күрсәтелә

“Хәрби егетегез берәр нәрсә җитешмәвеннән зарланамы соң?”– дип кызыксынгач, ул: 

–    Телефон сөйләшкәндә, хәле турында сораулар биргәч, улым безгә: “Мин исән-сау, фронт хәлләрен сорамагыз”, – ди. Шуңа да без ашадыңмы, аяк киемең корымы, җылы киендеңме, дип кенә кызыксына алабыз. Шулай да гуманитар ярдәмне алулары, шуңа сөенүләре турында әйткәне бар, – диде. 

Наилә Сираҗеваның гаиләсенә дә җитәкчелек тарафыннан ярдәм күрсәтелгән. 

–    Без кечкенә ферма салу турында уйлап, сарай торгызырга ниятләдек. ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевка ярдәм сорап мөрәҗәгать иттем, ул бетон һәм башка кирәк-ярак белән булыша алуын әйтте һәм сүзендә торды да. Чималны йортыбызга китереп бушаттылар. Рәхмәт аңа. Минем мөмкинлектән файдаланып, бар туганнарыбызга, дусларга, авыл халкына да рәхмәтемне әйтәсем килә. Чөнки гел хәлебезне белешеп, Айрат турында сорашып, аның исәнлегенә догалар укып торалар, – ди хуҗабикә.

Айрат сиразев

“Улларбыз кайтса, бәхетебез тулырак булыр иде”

Улларының намуслы, җаваплы, ирләрчә нык, кыю булып үсүләрендә, билгеле, әтиләре Риязның да өлеше зур. Ул озак еллар районның юлчылар җәмгыятендә эшләгән. Әмма 2014 елда эштән кайтып, кирәк-ярак карарга кирәк дип, гаражына чыккан җирдән кинәт вафат булган. 

–    Һич уйламаганда, иремне бакыйлыкка озатырга туры килде. Ул вакытта балалар өйдә, бергә яшәгән  каенанам да исән-сау иде. Авыр кайгы вакытында без бергә булдык, ул төшенкелеккә бирелмәскә ярдәм итте. Аннары улларыбыз үз бәхетләрен эзләп, өйдән чыгып киттеләр. Каенанам да үлеп китте. Көннәрдән бер көнне кайнап яшәгән йортта ялгызым калдым. Ул көннәрдә бик авыр булды. Бәхеткә, эшем булды. Мин Юхмачы икмәкханәсендә чәкчәкләр, бавырсаклар пешерәм. Көннәрем эш белән үткәч, азрак уйланасың. Аннары улым Марат, киленем Эльвира белән авылга кайтырга булдылар, биредә эшкә урнаштылар. Хәзер янымда алар, ике оныгыбыз – Эльвина белән Адел үсеп килә. Тынычлык урнашып, солдатларыбыз, улыбыз Айрат та өйгә кайтса, бәхетебез тулырак булыр иде. Ул бит әле өйләнмәгән дә егет. Кайтып, өйләнеп, аңа да гаилә бәхете белән яшәргә язсын иде, дип телим.

 

Россия Федерациясе Хәрби Көчләрендә килешү буенча хезмәт итү, ташламалар һәм түләүләр турында heroestatarstan.ru сайтыннан тулырак укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев