Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Айрат Хәйруллин истәлегенә багышлап, Әлки муниципаль районының йөзү буенча ачык беренчелеге үтте

“Ләйсән” йөзү бассейнында Айрат Хәйруллин истәлегенә багышлап, Әлки муниципаль районының йөзү буенча ачык беренчелеге үтте.


Ярышта Татарстан Республикасының 7 районыннан 135 бала катнашты. Ул – Әлки, Алексеевск, Нурлат, Спас, Аксубай, Югары Ослан, Балык Бистәсе районнары спортчылары. 
Аларны сәламләп, районның башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов:
–     Бу ярыш якташыбыз, республиканың җәмәгатьчелек тормышында, иң беренче нәүбәттә, авыл хуҗалыгы тармыгында уңышлы эшләгән Айрат Хайруллинга багышлап үткәрелә. Бүген без аны искә алабыз. Турнир кызыклы үтсен, көчлеләр җиңсен, – диде. 
Шулай ук ярышны ачу тантанасында “Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыяте хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы “Актай” командасының беренче капкачысы Айгөл Фәсахова (Бөтенроссия ярышларында  “Иң яхшы капкачы” исемен алучы, бүгенге көндә ул Идел буе дәүләт университетының физкультура, спорт һәм туризм студенты) да теләкләрен ирештерде. 
Балалар комплекслы һәм аркада йөзүдә, эстафета ярышында көч сынашты. 

 

Әлки районы командасы түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәтте:
Замирә Сәлахова 1 нче урын өчен 2 медаль, 2 нче урын өчен 1 медаль.
Зилә Вафина – 1 нче урын өчен 2 медаль, 2 нче урын өчен 1 медаль.
    Айгөл Гарипова – 1 нче урын өчен 2 медаль, 2 нче урын өчен 1 медаль.
Амалия Лилуашвили – 1 нче урын өчен 1 медаль, 3 нче урын өчен 2 медаль.
Әзхәр Хуҗин – 1 нче урын өчен 1 медаль, 2 нче урын өчен 1 медаль.
    Камил Сәлахов – 1 нче урын өчен 2 медаль, 2 нче урын өчен 1 медаль.
Инзил Камилов – 1 нче урын өчен 2 медаль, 2 нче урын өчен 1 медаль. 
Рәмзил Шәйхетдинов – 1 нче урын өчен 1 медаль, 2 нче урын өчен 1 медаль. 
Барлыгы 13 – алтын, 6 – көмеш, 3 бронза медаль яуланды.
Гомуми зачетта Әлки районы командасы 1 нче урынга чыкты. Шулай ук безнең йөзүче кызларыбыз да, егетләребез дә эстафеталарда да җиңүчеләр булды. 
Шуны әйтергә кирәк: су полосы буенча бар призлы урыннарны да “Актай” командасы спортсменнары биләде. 
Ярышчыларыбызның тренерлары – Александр Гиоргадзе, Ирина Евстигнеева, Эльвира Шәйхетдинова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев