Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки ярышчылары ХIХ “Сәламәтлек” спартакиадасында өченче урынга лаек булдылар

Казанда ТРның Спорт министрлыгы коллегиясендә йомгаклау утырышы булды.

 Анда районыбызның башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча бүлеге җитәкчесе Айрат Вәлиев, спорт мәктәбе директоры Алмаз Абдуллин да катнашты.
Республикада 2022 елның февраленнән декабренә кадәр авыл районнары арасында ХIХ  “Сәламәтлек”  спартакиадасы узды. 
Спартакиада программасына кертелгән спортның кайбер төрләре буенча ярышлар республика чемпионаты дәрәҗәсендә 2 этапта үтте. 
Беренче этап – предприятие, оешма, учреждениеләрдәге физкультура коллективлары командалары катнашында узса, икенче этап финал ярышлары иде. 
Финалга 43 район командалары үтте (2000гә якын кеше).
Спартакиада нәтиҗәләре буенча беренче урынга – Саба, икенчегә Теләче районнары чыкты. Әлки ярышчылары өченче урынга лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев