Әлки районында бадминтон буенча зона ярышлары  үтте
Спорт

Әлки районында бадминтон буенча зона ярышлары үтте

​​​​​​​8 октябрьдә “Алинә” спорт залында бадминтон буенча зона ярышлары үтте.

“ТРның бадминтон өметләре” дип исемләнгән әлеге бәйгедә катнашучылар арасыннан иң көчлеләрен өченче этапка сайлап алу бурычы куелды.  Ярышларда 7 – Әлки, Алексеевск, Балык Бистәсе, Спас, Чистай, Аксубай, Лаеш районнарыннан килгән 140 тан артык бала катнашты.

1 нче урынны – Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы Камилә Гәрәева, 2 нче урынны – Н.Дәүли исемендәге гимназия укучысы  Злата Герасимова һәм Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы Альберт Хисамов, 3 нче урынны –  Н.Дәүли исемендәге гимназия укучысы Эльза Дәминова һәм Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы Марк Рожкованнар алды. Алар барысы да спорт мәктәбе тренеры Максим Муштаковта шөгыльләнгән.

Ике атнадан безнең малай-кызлар “РТ Бадминтон өметләре”нең республика этабында катнашачак.


Нет комментариев