Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки районыннан пауэрлифтинг буенча спорт мастеры Касыйм Зыятдинов һәм Глеб Игнатьев призлы урыннар алдылар

15 апрельдә Әлмәт шәһәренең “Мирас” спорт комплексында Татарстан Республикасы пауэрлифтингы милли ассоциациясенең спортның көч сорый торган төрләре (яткан килеш, хәрбиләрчә, русча, халыкча штанга күтәрү һ.б.) буенча ачык чемпионаты узды.

 Ярышларда республиканың 16 шәһәреннән һәм якындагы төбәкләрдән яшь буенча чикләүләр куелмыйча 110 спортчы  катнашты. Иң яшь ярышчыга – 10, иң олысына 83 яшь иде. Биредә шулай ук сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар да үз көчләрен сынады. 


Әлки районыннан ярышта пауэрлифтинг буенча спорт мастеры Касыйм Зыятдинов һәм Глеб Игнатьев катнашты. 
Касыйм Вәлимөхәммәт улы, ветеран буларак 140 кг га кадәрге авырлыктагылар арасында көч сынашып, яткан килеш штанга күтәрү буенча 1 нче урынны яулауга иреште. 


Глев Игнатьев та үзенең 75 кг га кадәрге авырлыктагылар арасында җиңү яулады. 
Нәтиҗәдә, безнең ике спортчыбыз да ярыштан соң төзелгән җыелма команда составына кертелде. Алар 2023 елның 10-12 июнендә Сочида үтәчәк Европа чемпионатында катнашачак. 


Спортчылар ярышларга барырга ярдәм иткән иганәчеләргә рәхмәтләрен белдерде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев