Билбау белән көрәш буенча Бөтенроссия ярышларында әлкилеләр призлы урыннар яуладылар
Спорт

Билбау белән көрәш буенча Бөтенроссия ярышларында әлкилеләр призлы урыннар яуладылар

Нижнекамск шәһәрендә Россиянең атказанган спорт мастеры Шамил Садриевның якты истәлегенә багышлап, 15-17 яшьтәге егет-кызлар арасында билбау белән көрәш буенча Бөтенроссия ярышы булды.

 
Ярышта Россиянең 5 төбәгеннән 150 дән артык спортчы катнашты. 
Әлки районының спорт мәктәбендә шөгыль-ләнүчеләр дә, шундый югары дәрәҗәдәге ярышта осталыкларын, сәләтләрен күрсәтеп, үз авырлыкларында призлы урыннар яуладылар. 
Әхмәт авылында яшәүче Зәринә Шәйдуллина - 52 килограммга кадәр авырлыкта, Базарлы Матак егете  Альберт Рәхмәтуллин 55 килограммга кадәр авырлыкта 3 нче урыннарга лаек булдылар. Яңа Салманнан булган Владимир Журавлев 60 килограммга кадәр авырлыкта бронза медаль яулауга иреште.


Нет комментариев