Бронза медаль ияләре булдылар
7 ноябрьдән 13 нә кадәр Омск шәһәрендә бадминтон буенча Россия беренчелеге үтте.
Ярышларда Россиянең 22 төбәгеннән барлыгы 150 спортчы катнашты. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында чыгыш ясаган районыбыз ярышчылары - Кәрим Нургалиев һәм Екатерина Леонтьева бронза медальләргә лаек булды. Аларның тренерлары – Альбина һәм Максим Муштаковлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев