Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки районында өлкәннәр арасында чаңгы шуарга яратучылар бик күп икән

"Россия пенсионерлар берлеге"нең район оешмасына керүчеләр спортның нинди генә төрләре белән шөгыльләнмиләр. Теннис та уйный алар, волейбол да, йөгерәләр-сикерәләр дә…Оешма җитәкчесе Рәйсә Хәбибуллина чаңгыда йөрергә тәкъдим ясагач, бу фикерне күтәреп алучылар да күп булган. Салмак кына кар төшеп торган кышкы матур бер көндә пенсионерлар Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары әзерләгән...

"Россия пенсионерлар берлеге"нең район оешмасына керүчеләр спортның нинди генә төрләре белән шөгыльләнмиләр. Теннис та уйный алар, волейбол да, йөгерәләр-сикерәләр дә…Оешма җитәкчесе Рәйсә Хәбибуллина чаңгыда йөрергә тәкъдим ясагач, бу фикерне күтәреп алучылар да күп булган.

Салмак кына кар төшеп торган кышкы матур бер көндә пенсионерлар Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары әзерләгән чаңгы юлына чыктылар. Чаңгыны да күпләргә мәктәп биреп торды.

Чаңгыга баскач, күңелләре белән үткәннәргә дә кайтып килде өлкәннәр.

-Мәктәптә укыганда көн саен диярлек шуа идек бит шушында, җилдәй оча идек,-диештеләр.

Хәзер инде җилләр белән үк узыша алмасалар да, барыбер рәхәтләнеп шудылар.

-Мин бит мәктәптә укыганда чаңгы буенча район ярышларында беренче урыннарны ала идем,-ди Агафья Леонтьева. -Ул чагында безнең физкультура укытучысы Әнвәр Хәбибуллин иде. И-и, гомерләр, аннан соң 50 елдан артык вакыт узып та киткән инде…

Федор Казачкин да сүзгә кушыла:

-Мин гомумән хәрәкәтсез тора алмыйм. Ә чаңгыны аеруча яратам.

Шулайдыр, Федор Степановичны "Яшь имәннәр" савыктыру лагере территориясендә үткәрелүче чаңгы ярышларында да еш күрәбез бит. Менә Рокыя Багауова чаңгы юлын тагын бер әйләнеп килде.

-Мин хәзер унынчы әйләнешкә китәм. Бигрәк рәхәт инде, саф һава, гәүдәләр җиңеләеп, сулышлар иркенәеп китте,-ди үзе.

Әйе, өлкән яшь спорт белән шөгыльләнүгә киртә түгел шул. Пенсионерлар әллә ничә мәртәбә әйләнделәр чаңгы юлын. Йөзләре алланган, күңелләре күтәрелгән өлкәннәрне аннары мәктәп ашханәсенә чәй эчәргә чакырдылар.

-Күңелле дә, файдалы да, чын спорт бәйрәме булды бу!-дип оештыручыларга, мәктәп хезмәткәрләренә ихлас рәхмәтләрен әйттеләр пенсионерлар өйләренә таралганда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев