Герой истәлегенә: Алпар мәктәбендә баскетбол турниры узды
Иске Алпар авылының спорт мәйданчыгында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Данил Зайнуллин истәлегенә багышланган баскетбол ярышлары узды.
Турнирның мактаулы кунагы булып геройның әтисе — Айтуган Гайфуллин килде. Ул балаларга чын күңелдән уйнарга теләде, аларны патриот булырга чакырды һәм улының якты истәлеген саклаган өчен рәхмәт белдерде.
Һава температурасы 30 градус эссе булуга карамастан, мәйданчыкта көрәш кызу барды. Ярышларда Алпар мәктәбе кызлар командасы җиңүче булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев