Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Конференциядә катнаштылар

2 октябрьдә 4 кешелек район делегациясе Татарстан волейбол федерациясенең отчет конференциясендә булып кайттылар. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Конференциянең рәсми өлеше тәмамлангач, делегатлар Волейбол үзәген, "Зенит-Грозный командалары очрашуын карадылар, Лондонда үткән Олимпия уеннары чемпионнары белән фоторәсемгә төштеләр.

Пенсионерлар шашка уйный
Җомга көнне Балалар иҗаты йортында пенсионерлар арасында шашка һәм шахмат буенча сайлап алу ярышлары уздырылды.
Җиңүчеләр IV республика турнирының зона турында катнашачак.

Көрәшчеләребез уңышлары
Алабугада 1994-1995 елларда туган егетләр арасында көрәш буенча Татарстан беренчелеге узды.
Безнең яшь көрәшчеләр уңышлы чыгыш ясадылар: Алпардан Илназ Һадиев, әлеге уеннар чемпионына судьялар карары белән (анысы да бәхәсле әле, чөнки очрашу ахырына 13 секунд кала исәп 2:1 иде) генә җиңелеп, 54 көрәшче арасында 4 нче урынны алды. Базарлы Матактан Апаяров Данис үз үлчәү категориясендә 52 көндәше арасында 6 нчы урынга чыкты. Ә безнең команда республиканың төрле төбәкләреннән килгән 49 команда арасында 10 нчы урынны яулады. Безнең өчен зур казаныш бу, чөнки көрәштә җиңүләре белән дан тоткан Актаныш, Теләче, Сарман, Тукай, Яр Чаллы, хуҗалар - Алабуга командаларын артта калдырдылар егетләребез. Менә аларның исемнәре: Һадиев Илназ, Габидуллин Булат, Апаяров Данис, Хафизов Алмаз, Миндубаев Рәмис, Ситдыйков Алмаз, Хөснетдинов Илсур, Ситдвйков Фәнис.

Боксчыларның йодрыклары каты
7 октябрьдә районның бокс буенча җыелма командасы Кама Аланында үткән зона турнирында катнашты.
Безнекеләр 5 беренче урынны яуладылар! Рингта олимпия уеннары системасы буенча барлыгы 23 очрашу булды. Үз үлчәү категорияләрендә Гатауллин Булат (44 кг), Хәбибуллин Динар (45 кг), Фәттахов Азат (61 кг), Шәрапов Руслан (66 кг), Сафронов Дмитрий (77 кг) җиңү яуладылар. Очрашулар иптәшләрчә булса да, боксчыларыбыз уңышы аларның республика ярышларында да әйбәт чыгыш ясарлар дигән өмет тудыра.

Мини-футбол буенча зона ярышлары
12-14 октябрьдә "Алинә" спорт залында IХ Авыл яшьләре спартакиадасы кысаларында ир-егетләр арасында мини-футбол буенча зона ярышлары үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спортзал "Алина"