16-17 апрельдә Алабуга шәһәрендә “Татарстанның бадминтон өметләре” республика ярышларының икенче этабы үткәрелде.
Аларда безнең малайлар-кызлар да катнаштылар. Иң яхшы нәтиҗәне Екатерина Леонтьева күрсәтте – ул беренче урынны алды. Кәрим Нургалиев та сынатмады – икенче урынга лаек булды. Алинә Камәлетдинова, Зилә Зыятдинова, Булат Әхмәтшин, Язилә Әһлиуллина, Радэль Сафин күрсәткән бишенче нәтиҗәне дә шундый масштаблы ярышлар өчен һич шикләнмичә әйбәт дип санарга була.
Нет комментариев