Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Надежда өчен җан атабыз, горурланабыз

Дүшәмбе иртәсендә редакциягә күптәнге танышыбыз Михаил Леонтьев килеп керде. Михаил Васильевич - районыбызның иң "спортив" Иске Матак мәктәбе физкультура укытучысы, ДЮСШ тренеры. Ул редакциягә килдеме, белеп торабыз - нинди дә булса мөһим яңалык я спорт җиңүе турында хәбәр итәчәк. Бу юлы да шулай булды. - Мәскәүдә җиңел атлетика буенча дөнья...

10 августта башкаланың "Лужники" аренасында дөнья чемпионаты старт алуыннан хәбәрдар идек анысы. Ә менә якташыбыз турында, оятыбызга каршы, берни белмибез.
- Шимбә көнне үк, чемпионатны башлап диярлек, хатын-кыз йөгерешчеләр арасында марафон ярышы булды бит. 42 километр 195 метр дистанцияле бу узышта Россиянең дүрт спортчысы катнашты. Шуларның берсе Надежда Леонтьева безнең Әлки җиреннән, Иске Матак авылыннан. Надежданың әтисе Владимир Алексеевич белән без озак еллар күрше булып яшәдек, әле дә күрешеп, аралашып торабыз, - дип сөйләп китте Михаил Васильевич. - Владимирның әтисе Алексей Леонтьев Бөек Ватан сугышы ветераны иде, хәзер мәрхүм инде. Владимир бүген гаиләсе белән Самара өлкәсендә, Тольятти шәһәре янында ук урнашкан Поволжский поселогында яшиләр.
- Иске Матакка кайтып йөриләрме соң?
- Бик еш кайталар. Надежда да бик ярата авылга кайтырга. Озын төз буйлы, бик сөйкемле, аралашучан кыз ул. Бик тырыш, максатчан да инде. Бүген ул Россия җыелма командасында, спортта җиңүләре бик күп. Кайларда гына чыгыш ясамый ул, Лондонда, Американың Бостон шәһәрендә узган марафон ярышларында да катнашты.
- Кечкенәдән спортка мөкиббән булгандыр инде?
- Владимир үзе дә спортны бик ярата, бигрәк тә чаңгыда оста шуа. Профессиясе спорт белән бәйле булмаса да, гомер буе спорт белән шөгыльләнә, чаңгы ярышларында катнаша. Кызы Надежда да бәләкәйдән спортны үз итте. Ул чаңгы да шуа, йөгерә дә. Без Надежданың спорт карьерасын гел күзәтеп торабыз, аның белән чын күңелдән горурланабыз. Менә Мәскәүдәге марафон узышларын да гел күз уңында тоттым, бөтен гаиләбез белән Надеҗда өчен җан аттык. Марафонда ул 22 нче урынны алды, ә Россия узышчылары арасында финишка икенче килде.
Михаил Васильевич җиткергән яңалык турында күбрәк белергә теләп, Интернеттан да кайбер мәгълүматлар алдык.
Җиңел атлетика буенча дөнья беренчелегенең беренче көнендә узган марафон ярышында Кения спортчысы беренче урынга чыккан. Көмеш медаль - Италия, бронза - Япония йөгерешчеләрендә. Безнең Альбина Майорова - 21 нче, Надежда Леонтьева - 22 нче урында. Спортчы кызларыбыз үзләре күрсәткән нәтиҗәләрдән канәгать булмауларын әйтәләр - иң көчле унлыкка эләгергә өметләнгән булганнар.
Надежда Леонтьева журналистлар сорауларына җавапларында менә нәрсә ди:
- Билгеле, мин күбрәккә исәп тоткан идем. Әмма дистанциядә көчемне дөрес бүлә алуыма шатланам. Гадәттә мин һәрчак сәгать тагып йөгерәм, ә бу юлы аны салырга һәм үз тоемлавым буенча йөгерергә карар кылдым. Барыбыз да тигез шартларда идек, иң көчлеләр һәм чыдамнар бүген җиңү яулады…Без атна буе һава торышын күзәттек. Бераз суытмасмы дип өметләнгән идек. Әмма табигать үзенекен итте. Ә бит эсседә йөгерү бик авыр. Моның ни белән төгәлләнәсен беркайчан белмисең. 40 нчы чакрымнан соң егылырга һәм бүтән тормаска да мөмкинсең. Һава шартларына җайлашырга туры килде инде - көндә мондый кызуда йөгермибез бит. Аның каравы Кения кызларына бераз суыграк та булгандыр әле… Марафоннан соң ничек ял итәбезме? Безгә өч көн ял бирәләр. Аннан әкренләп тренировкалар башлыйбыз, нагрузканы арттыра барабыз. Теләсә нинди очракта озын ялга китмибез. Ике атна йөгермәсәң, берничә ай дәвамында эшләгәнеңне югалтасың… Теләсә кайсы спортчы, хәтта җиңүче дә, һәрчак ни беләндер канәгать булмый. Беркайчан да ирешелгәннәрдә туктап калырга ярамый. Стартка чыкканда мин ничек финишка җитү хакында гына уйламыйм. Мин медальләргә исәп тотам. Шулай булмаганда спорт үзенең төп билгесен - нәтиҗәгә эшләүне - югалта. Ә инде бүген синең нинди формада булуыңны һәм нинди урын алачагыңны дистанция үзе хәл итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев