Түбән Әлки авылында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан хоккей турниры узды
Спорт

Түбән Әлки авылында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан хоккей турниры узды

22 февральдә Түбән Әлки авылында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан хоккей турниры узды.

Һәм ул шул авыл ир-егете – юл фаҗигасендә һәлак булган Фаил Фоат улы Хәмәтшин истәлегенә багышланды.

Уенга иганәчелек ярдәме күрсәтүче аның энесе – эшмәкәр Илфат Хәмәтшин, ә оештыручы авыл мәктәбенең физкультура укытучысы Илназ Сәйфетдинов.

Уенда өч команда – “Түбән Әлки-1” (авыл мәктәбе укучылары), “Түбән Әлки-2” (авыл яшьләре) һәм Базарлы Матак мәктәбе укучылары катнашты.

Нәтиҗәдә, Базарлы Матак мәктәбе командасы жиңүче, Түбән Әлки яшьләре командасы – икенче, ә укучылар өченче булды. Шулай ук уенчылар арасыннан “Иң яхшы саклаучы” дип – Рафаэль Вафин (Базарлы Матак), “Иң яхшы һөҗүмче” – Нияз Сабиров, “Иң яхшы уенчы” буларак Рифат Сабиров билгеләнде. Командаларга Кубоклар, медальләр, яхшы уенчыларга грамоталар тапшырылды.


Нет комментариев