Казанда Skills Bazaar ярминкәсе ачылды
1345
0
Осталар ярминкәсе ачылышында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты.
Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Skills Bazaar ярминкәсен ачып җибәрде. Эшче компетенцияләр ярминкәсе Казанның Горки-Әмәт урманында уза.
“Миндә бик яхшы хисләр туды. Бүген без шәһәрдә яңа мәдәниятне гадәткә кертеп җибәрәбез. Әти-әниләрне дә, балаларны да эшче һөнәрләр фестиваленә чакырабыз. Бу эш алар булачак һөнәрләрен иртәрәк сайласын - профориентация булсын өчен кирәк”, - дип сөйләде журналистларга Рафис Борһанов.
Министр сүзләренчә, ул сәнәгатьче буларак, эретеп-ябыштыру һәм робот техникасы стендларын кызыксынып караган.
Skills Bazaar осталык ярминкәсе 2019 елда узачак WorldSkills һөнәри осталык буенча Дөнья чемпионатына әзерлек чараларының бер өлеше булып тора.
Чемпионат Казанда 22-27 августта узачак. Бу - Россия территориясендә уздырыла торган беренче шундый дөнья чемпионаты булачак.
Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.
Фото: Регина Гумарова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев