92 яшьлек Мәхмүт Сәлихов сайлауларга һәрвакыт бик җитди карый
Яңалыклар

92 яшьлек Мәхмүт Сәлихов сайлауларга һәрвакыт бик җитди карый

Татар Төгәлбәе аксакалы Мәхмүт ага Сәлихов сайлауларга һәрвакыт бик җитди карый: быел да беренче көнне үк җомга намазыннан туры сайлау участогына килде ул.

Авылның иң өлкән кешесе – 92 яшьлек бу райондашыбыз – гомеренең иң матур елларын балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган хөрмәтле укытучы. 

“Ил-көннәребезгә – тынычлык, яшь буынга – шәфкать-миһербанлык, түрәләребезгә – акыл-зиһен, барчабызга саулык-сәламәтлек насыйп булсын”,– дип теләкләрен юллый-юллый тавыш бирде Мәхмүт абый.


Нет комментариев