Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районы Советы һәм Башкарма комитеты коллективлары концерт куйды

Ватанны саклаучылар елы кысаларында төрле чаралар үткәрү торган саен киңрәк колач ала бара.


18 апрель көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә Әлки муниципаль район Советы һәм Башкарма комитеты коллективларының  “Ватан, Батырлык, Дан турында” дип аталган концерт программасы да тулысынча туган җиргә мәхәббәт, ватанпәрвәрлек, шанлы үткәнебезгә хөрмәт, киләчәккә ышаныч-өмет, горурлык, бердәмлек хисләре белән сугарылган иде. 

Гүзәл Заһидуллина һәм Вадим Никошинның концерт-кичәне башлап җибәргән “Родина-мать” (“Ватан-Ана”) җыры ук тамашачыны тып-тын калырга мәҗбүр итте. “Перезвоны” төркеменең “Катюша”, “Солдатта булган диләр”, “Дуслык” дуэтының “Зәңгәр яулык”, “Ромашка” төркеменең “Ромашка-Василёк” җырлары күңелләрдә 80 еллык тарихыбызны яңартты. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова рус шагыйре К. Симоновның “Жди меня” шигырен үзе дә тирән  дулкынлану аша җиткерде. Аны бер сулышта тыңлаган тамашачы, Мария Андреевнаның “Үткән еллар геройларыннан” җырына аягүрә басты.   Бу вакытта экранда күрсәтелгән “Үлемсез полк” видеотасмасы әлеге җырның тәэсир итү көчен  тагын да арттырды. 

Камка авылы егете Алмаз Әкъбәров һәм район  финанс-бюджет палатасының бухгалтерлык исәбе, хисап, икътисади анализ бүлеге җитәкчесе урынбасары Ландыш Низамованың сөю-сагышларга төренгән матур җырлары күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтте. Апалы-сеңелле Гөлнара Әхмәрова һәм Гөлфирә Нургалиевалар чыгышын да тамашачы җылы кабул итте. “Илһам” төркеме кызларының дәртле рус халык биюенә залдагылар утырган җирдән кушылды, аннан гөрләтеп кул чапты. Ә менә Әлки районы финанс-бюджет палатасы рәисе Илгиз Габидуллинны халык, сәхнәгә чыкканда ук, көчле алкышларга күмде. Илгиз Исламовичның баянда үзе уйнап җырлаган “Миләүшәләр»е бик күпләрне яшьлекләргә алып кайтты. 

Җыр-биюләрне тематик яктан бер-берсенә тыгыз бәйләп, Бөек Ватан сугышы, аңардан соң булган төрле хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан һәм катнашучы ветеран, солдат-сугышчыларны, улларын, ирләрен, әтиләрен көтүче ана, хатын, балалар образын тулысынча күзалларга ярдәм иткән шигырь-хатирәләр белән баетып, бу кичәне  район  башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Гүзәл Заһидуллина һәм «Бердәм Россия»партиясенең Әлки җирле бүлеге башкарма сәркатибе Гөлшат Хәлиуллиналар алып барды. 

Базарлы Матак мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Никита Сазонов  сөйләгән “Помните” шигыре һәм хор башкаруында яңгыраган Россия гимны концертны югары ноталарда тәмамларга ярдәм итте. Баскан хәлдә гимнга кушылган тамашачы Туган илебез, аның тарихы, дәүләтебез сәясәте, яуланган Бөек Җиңү һәм уңышларыбыз белән горурлану хисләрен тагын бер кат кичерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев