Казанда Зур укытучылар атналыгы кысаларында Укытучы йортында яшь педагогларны һөнәргә багышлау тантанасы булды.
Анда ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты. Бу чара яшь укытучыларны хуплауның һәм педагогик традицияләрнең дәвамлы булуының мөһимлеген күрсәтә.

Шулай ук тантаналы көн кысаларында «Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе — 2026» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү булды. «Җиңүгә омтылыш» номинациясендә Нәби Даули исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең математика укытучысы Сәдриева Гүзәл Камил кызы җиңү яулады. Гүзәл Камил кызын лаеклы бүләге белән котлыйбыз!
Мондый чаралар республикада педагоглар хезмәтен кадерләүләрен һәм хуплауларын раслый.
Нет комментариев