2 октябрь көнне Базар Матак үзәгендә ярминкә узачак
Яңалыклар

2 октябрь көнне Базар Матак үзәгендә ярминкә узачак

1 – 10 октябрьдә өлкәннәр декадасы уза.

Шул уңайдан 2 октябрь көнне Базар Матак үзәгендә ярминкә уза.

Ярминкәдә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү предприятиеләре, крестьян – фермер хуҗалыклары, шәхси хуҗалыклар, мәктәп коллективлары , эшмәкәрләр, җәмәгать туклануы предприятиеләре халыкка хезмәт күрсәтәчәк.

  Сатуда, чагыштырмача түбән бәяләрдән, ит һәт ит продукцияләре, сөт һәм сөт продукцияләре, кош – корт түшкәләре, бөртек, утын, печән, салам, бал, яшелчә, җиләк җимешләр булыр дип көтелә. Алда суык көннәр киләсен истә тотып, җылы кием - салым белән сәүдә итү рәтләре хезмәт күрсәтер.

  Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән ярминкәдә кайнар коймак, самовар чәе белән сыйланып, үзара аралашып, күңелле ял итәргә мөмкин булыр.  Көзге ярминкәгә рәхим итегез!


Нет комментариев