Әхмәт авылында беренче тапкыр сайлаучылар — алтау
Яңалыклар

Әхмәт авылында беренче тапкыр сайлаучылар — алтау

Әхмәт авылының 763 нче номерлы сайлау участогы комиссиясе һәм татар халык милли киемнәреннән балкыган укучы яшьләр –волонтёрлар инде өченче көн намус белән үз эшен башкара: килгән һәркемне ачык йөз белән каршы ала, хезмәт күрсәтә, беләзекләр дә тарата, бәйрәм рухы да тудыра.

Өйгә барып сайлату да югары дәрәҗәдә оештырылган иде.

Ә беренче тапкыр сайлаучылар өчен, чыннан да, зур бәйрәм монда. Комиссия әгъзалары, сайлау хокукына ия булулары белән кайнар котлап, әлеге егет-кызларга алдан әзерләп куйган истәлекле бүләкләрен дә тапшырдылар. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: кечкенә генә авылда мондый яшьләр бу юлы алтау икән.

Виктория Мерлачева, Алинә Вәлиуллина, Камил Гыйләҗевлар  беренче көннәрдә тавыш бирсә,  Казан дәүләт медицина университетында әле яңа гына укый башлаган Азалия Шиһапова бу мөһим бурычны бүген үтәде.

– Беренче тапкыр сайлаучы буларак, мин, әлбәттә,  бик нык дулкынланам. Минем тавыш бирүем илебез язмышында турыдан-туры зур роль уйнавын аңлаганга,  җаваплылык хисе дә били. Дөньяда тынычлык, гаделлек хөкем сөрүен телим, – диде ул.

Рәхмәт, Азалия, зур уңышлар сиңа!

 


Нет комментариев