Базарлы Матак мәктәбендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча очрашу узды
Яңалыклар

Базарлы Матак мәктәбендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча очрашу узды

Базарлы Матак урта мәктәбе ишегалдында мөһим очрашу булды.

Юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көненә (ә ул 15 ноябрьдә билгеләнелә) багышлап, Әлки районы дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре мәктәп укучыларына ваемсызлыкның нинди фаҗигаләргә китерүен искә төшерделәр.

Районның дәүләт автоинспекциясе бүлеге җитәкчесе Рәмзил Вәлиуллин һәм “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт учреждениесенең Әлки бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафина  юл хәрәкәте турында профилактик әңгәмә үткәрделәр. 

Алар яктылык кайтаргыч элементларының  киемдә булырга тиешлегенә басым ясадылар: көзнең көннәре аеруча кыска һәм караңгы булган соңгы аенда юл кырыеннан атлаучыны күреп алу авыр. Курткадагы фликер ул – аксессуар түгел, ә гомерне саклап калу мөмкинлеге.
Балалар, үзегезне саклагыз! Өегезгә кайтыр юл һәрвакыт якты һәм имин булсын. Яктылык кайтаргыч тасмаларны кулланыгыз һәм тирә-якка игътибар белән карагыз.
 


Нет комментариев