Яшь техниклар дроннар белән идарә итү осталыгын күрсәтте
Яңалыклар

Яшь техниклар дроннар белән идарә итү осталыгын күрсәтте

Октябрь ахырында Базарлы Матак урта мәктәбендә очучысыз авиация системалары (БАС) “Күзгә күренмәс очыш ясыйбыз” республика фестиваленең муниципаль этабы узды.

Мәктәпкә яшь техниклар җыелды: спорт залында пропеллерлар тавышы ишетелде, ноутбук экраннары кабынды, ә чарада катнашучылар,  бик тә тырышып, дроннарны очышка көйләде, төзәттте.

Яшь техниклар дроннар белән идарә итү осталыгын күрсәтте

Фестивальгә районның белем бирү учреждениеләре укучылары җыелды. Малай-кызлар катлаулы аппаратлар белән идарә итүләрен, җайланмаларны аңлый белүләрен күрсәтте. Алар дистанцион идарә итү күнекмәләрен күрсәтеп кенә калмыйча, инженерларча фикерләүләрен – очу траекториясен исәпли алуларын һәм техник төзексезлекләрне тиз арада җайлый белүләрен дәлилләде.
Программа мәктәп укучыларының бу юнәлештә әзерлеген төрле яклап тикшерерлек итеп уйланылган иде. Ярышлар өч номинациядә: “БАС операциясе”, “БАС операторы (симулятор)” һәм “БАСны ремонтлау” буенча үтте.

Яшь техниклар дроннар белән идарә итү осталыгын күрсәтте

Район мәгариф идарәсе методисты Миләүшә Фәхриева сүзләренә караганда, “Күзгә күренмәс очыш ясыйбыз” фестивале берничә максатны хәл итүне күздә тота. Беренчедән, ул – укучыларда фәнни-техник иҗадилыкка, робототехникага һәм инженерлыкка кызыксыну уяту. Икенчедән, чара яшүсмер чактан ук булачак һөнәреңне күз алдына китерергә ярдәм итә: малай-кызлар заманча аппаратның нәрсәдән җитештерелүен һәм аңа нинди белгечләр хезмәт күрсәтүен практикада күрә. Өченчедән, ул бүгенге көндә авыл хуҗалыгында, картографиядә һәм эзләү-коткару операцияләрендә инде кирәкле булган пилотсыз очу аппаратларына камиллекләр кертергә ярдәм итә.

Очучысыз авиация системалары икътисадның аерылгысыз өлеше булган чорда мондый вакыйгалар район һәм республика киләчәге өчен зур әһәмияткә ия. Бүгенге көндә дрон операторы яисә ачучысыз җайланмаларның инженер-конструкторы ул – фантастик әсәр каһарманы түгел, ә көндәлек тормышта кирәкле һөнәр. Һәм безнең районда мондый белгечлекләрне үзләштерүгә җирлек әзерләнә дә.
 


Нет комментариев