Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки музее хезмәткәрләре социаль челтәрләрдә сугыш турындагы әсәрләрне укый

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан районның С.Лисенков исемендәге төбәк тарихы музее хезмәткәрләре социаль челтәрләрдә сугыш турындагы әсәрләр уку акциясен башлап җибәрделәр.

Алар хәзер якташ язучыбыз Нәби Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасында” повестен татар һәм рус телләрендә яңгыраталар.

“Яшерен-батырын түгел, хәзер халык элекке еллардагы кебек “егылып” китап укымый. Күбесенчә социаль челтәрләрдә утыралар. Шуны истә тотып, сугыш турындагы әсәрләрне кешеләргә интернет аша җиткерергә уйладык. Бөек Ватан сугышы, әсирлек михнәтләрен татыган Нәби Дәүлинең чынбарлыктагы вакыйгаларга нигезләнеп язылган әсәре тыңлаучыларга тәэсир итми, дулкынландырмый калмас. Челтәрләрдәге бу сәхифәләрне каручылар  шактый”,–ди музей директоры Мария Платонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев