25 август көнне Базарлы Матак авылында «Спорт» скверы булдыру концепциясе буенча фикер алышу узачак.
Иртәгә 17:30 дан 19:30га кадәр Көнчыгыш урамында «Спорт» скверын төзү идеясе буенча очрашу узачак. Бу урынның киләчәгенә битараф булмаган һәркем чакырыла. Очрашу Базарлы Матак авылы, Совет урамы, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан Балалар иҗат йорты каршындагы мәйданда узачак.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Сергей Балакирев сүзләренә караганда, скверны киләсе елда төзү планлаштырыла.
Нет комментариев