“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә район башлыгы Александр Никошин ГТО нормаларын бик яхшы нәтиҗәләр белән үтәүчеләргә түш билгеләре тапшырды.
Россия Спорт министрлыгының VII дәрәҗә алтын билгесе белән район суд приставы Рәис Фәсахов һәм ТР Сәнәгать министрлыгы каршындагы эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итү фонды район вәкиле Айрат Вәлиев бүләкләнделәр.
Бу егетләребез районда уза торган күп төрле спорт ярышларында да иң актив катнашучылар.
Нет комментариев