Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районы: Пенсия фонды хезмәткәрләре ялган мәгълүматлар таралу хакында кисәтә

Эшләүче пенсионерларга кагылышлы ялган мәгълүмат таралу очраклары теркәлгән.

Янәсе, эшләүче пенсионер бу ел азагына кадәр ялга китмәсә, ул пенсиясен моңа кадәрге индексацияләр белән ала алмаячак. Пенсия фондының район идарәсе уяу булырга һәм мошенниклар ялганына эләкмәскә өнди.

“Гамәлдәге законнар нигезендә, хезмәт эшчәнлеген туктаткан пенсионер пенсиясен ул эшләгән чордагы барлык индексацияләрне исәпләп тулы күләмдә ала башлый”,–ди Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе Рәис Галләмов. 2016 һәм 2017 елларда хезмәт эшчәнлеген туктаткан пенсионерларга эштән китү датасыннан соң тулы өч ай үткәч кенә пенсия акчасы индексацияләнеп тулы күләмдә түләнә башлый иде. Рәис Галләмов әйтүенчә, 2018 елдан бу процедура шулай ук өч айга сузыла, әмма  индексацияләр пенсионерга компенсацияләнәчәк.

Барлык шикле очракларда татарстанлылар (843)27-9-27-27 номеры буенча “кайнар линия”гә мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев