Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Түбән Кәчи авылында 83 яшьлек әбинең йорты янган

6 август кичендә Түбән Кәчи авылында торак йортта янгын чыга.

Әлки һәм Спас районнарында янгын күзәтчелеге баш дәүләт инспекторы Радис Инсапов әйтүенчә, бу хактагы хәбәр янгын частенә 20.15 сәгатьтә кергән. Янгын сүндерүчеләр тиз арада урынга барып җитеп, ут белән көрәшәләр.

Янгын нәтиҗәсендә өйнең чарлагы, түбәсе янып бетә, стеналары көя. Ярый әле кешеләр зыян күрми.

Биредә 1937 елгы әби ялгызы гына яшәгән. Өйгә ике ел элек автоном янгын хәбәрчеләре  куелган булган. Ут чыгуга алар тавыш биргән, һәм әби өйдән чыгып өлгергән.

“Өйне яшен суккан икән” дигән хәбәрне Радис Инсапов расламады. Безнең сорауга ул: “Янгынның сәбәпләре әле ачыклана”,–дип җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев