Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы юбилеенда Руслан Нуретдинов көрәш батыры булды

Милли көрәш быел сагындырды

Соңгы елларда районда татарча көрәш бәйгеләре ел дәвамында үтеп килде. Кызганыч, йогышлы чир аркасында яз-җәй айларында келәмнәр көрәшчеләрдән бушап калды.

Һәм менә шактый тәнәфестән соң район юбилеенда тәүге тапкыр зур бәйге үткәрелде. Монда җиңү яулаучылар инде Сабантуй батырына тиң титулга ия дисәң дә була.

Келәмдә бил алышучылар күп булмаса да, алар барысы да Әлки егетләре иде. 60 килограммга кадәргеләр арасында Ташбилгедән Рәмзил Абдуллин батыр калды. 65 килограммда аның авылдашы, туганнан туганы Алмаз Абдуллин җиңүче булды.

Оста көрәшче, былтыр Чуашстанның Урмай авылында узган Сабантуйда баш батыр булган Рамис Миндубаев (Базарлы Матак) 75 килограммга кадәргеләр арасында иң көчле икәнлеген янә исбатлады.

Иске Чаллыдан Фидаил Зибәтов та район бәйгесенә әйбәт спорт формасында килгән. Ул 85 килограммга кадәр авырлык категориясендә беркемгә дә бил бирмәде. Ә инде авыр үлчәмдә Базарлы Матактан Руслан Нуретдинов җиңү яулады. Яшь көрәшче Руслан абсолют батыр титулына алышта да өстенлекнең үз ягында булуын раслады. Ул район көрәш бәйгесенең баш батыры калды, җилкәсенә тәкә салып мәйдан әйләнде.

Кызганыч, бу спортка мөкиббән тамашачыларның кәефен кырырлык әйбер дә килеп чыкты. Ике көрәшче келәмдә нидер бүлешә алмыйча ызгышып киттеләр. Баш хөкемдар Айтуган Вафинның кат-кат кисәтү ясавына да карамастан, тәртип бозуларын дәвам иттеләр. Нәтиҗәдә алар келәмнән чыгарылды, бәйгедән төшереп калдырылды (дисквалифицированы, отстранены).

Ә гомумән алганда бәйге  матур узды. Мәйданга җыелган халык сагындырган матур көрәшне карап ләззәтләнде, рәхәтләнеп ял итеп, көрәшчеләр өчен җан атып утырды.

 

 

30 августта узган көрәш бәйгесе җиңүчеләре

 

60 килограммга кадәр

1.Рәмзил Абдуллин (Ташбилге)

2.Илназ Хәмидуллин (Базарлы Матак)

3.Фәнзил Насыйбуллин (Иске Чаллы)

 

65 килограммга кадәр

1.Алмаз Абдуллин (Ташбилге)

2.Никита Хәйруллин (Иске Тахталы)

3.Рәшид Зарипов (Базарлы Матак)

 

75 килограммга кадәр

1.Рамис Миндубаев (Базарлы Матак)

2.Данис Апаяров (Түбән Биктимер)

3.Марат Сабиров (Базарлы Матак)

 

85 килограммга кадәр

1.Фидаил Зибәтов (Иске Чаллы)

2.Фердинанд Багауов (Югары Әлки)

3.Азат Фәттахов (Карга)

 

85 килограммнан югары

1.Руслан Нуретдинов (Базарлы Матак)

2.Илназ Хафизов (Базарлы Матак)

 

Абсолют батыр – Руслан Нуретдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев